Бүген Кукмара районында район башлыклары өчен семинар узды. Җитәкчеләр ике көн дәвамында сөтчелекне арттыру алымнарына өйрәнәләр. Семинарның практик өлеше "Вахитов" исемендәге комплекста узды. Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге делегация комплекс буйлап экскурсия үтте.