Әгерҗе районы "Нәүрүз" комплексына Венгриядән Голштин токымлы 123 баш сыер кайтарылды. Малларга ветеринар сертификат бирелгән. Бу төр маллар күп сөт бирүчеләр дип санала, безнең климатка тиз ияләшүчән.
Биектау районы территориясендә котыру авыруы чыгу сәбәпле кертелгән карантин бетерелде.
Краснодар өлкәсе Судак шәһәре округында дуңгызларда африка чумасы вирусы ачыкланган. Куркыныч авыруны таратмас өчен, өлкәнең ветеринария белгечләре махсус кагыйдәләр нигезендә эш алып бара.
Эпизоотиягә каршы чаралар планы нигезендә Әгерҗе районы ветеринар белгечләр район хуҗалыкларында профилактика чараларына кереште. Хуҗалыклардан соң мал табиблары шәхси йортларда котыру авыруына каршы прививка ясарга керешәчәк.
Апас бүлеге ветеринар инспекторлары Кайбычтан Чуваш республикасына баручы машинаны тикшергәндә ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклый: 2 тонна күләмендәге арпага ветеринария белешмәсе бирелмәгән. Гаепле әтраф түләргә тиеш булачак.
Апас бүлеге ветеринар инспекторлары Кайбыч районында маллар ташыган вакытта ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагын теркәгән: малларга ветеринар белешмә булырга тиеш. Кагыйдә бозучы штрафы түләргә тиеш була.
Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы бүлеге инспекторлары Әгерҗе шәһәре территориясендә ветеринария кагыйдәләрен тупас бозу очрагына юлыга: 13820 кг күләмендә бодай ветеринар белешмәсез ташылган.Гаепле административ җаваплылыкка тартыла.
15 нче гыйнвар көнне Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск бүлеге инспекторлары Чистай районындагы бер балалар бакчасында планлы тикшерү үткәрә. Тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләре бозу очрагы ачыкланмаган.
16 нчы гыйнвар көнне Казан бүлеге ветеринар инспекторлары Лаеш районы территориясендә сыер итен сату вакытында ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган: терлекчелек ризыкларына ветеринар табиб белешмәсе булырга тиеш. Сату туктатылган, гаепле штраф түләячәк.
Татарстанның Баш ветеринария идарәсе Краснлдар өлкәсе Белгород районында дуңгызларда африка чумасы вирусы ачыклану турында хәбәр итә. Кыргы кабан дуңгызы мәетеннән алынган материалларны тикшерү нәтиҗәсе африка чумасы вирусы барлыгын күрсәтә. Вакыйга урынында хәзер ветеринария табиблары эшли: вирусны таратмаска, профилактика чаралары үткәрергә.