Мәскәү – Уфа юлында Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге инспекторлары терлекчелек продукциясен ташу вакытында ветеринар закон таләпләрен үтәмәү очрагын теркәгән: ит продукциясе тиешле температура режимын сакларга мөмкинчелек бирә торган җиһазларсыз ташылган. Админситратив хокук базган өчен гаепле җаваплылыкка тартылган.
Мәскәү – Уфа трассасының 777 км да (“Малиновка” посты) баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге инспекторлары Чуваш Республикасыннан Яшел Үзән районына тиешле документлары булмаган сыер итен ташу очрагын фаш иткән. Бу күренеш РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы Приказын бозу дип санала. Гаепләнүче җаваплылкка тарлыган.
Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге инспекторлары, еллык тикшерү нигезендә үткәргән чара вакытында, Казан шәһәрендәге балалар бакчасында ветеринария өлкәсендә закон бозу очрагына тап булган. Ит продукциясе куллану вакыты чыккан булуга да карамастан, азык-төлек янында сакланган. Мондый төр закон бозучы административ җаваплылыкка тартыла.
Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге дәүләт ветеринария инспекторлары Чистай районы Кутлушка авылындагы балалар бакчасында планлы тикшерү үткәргән. Тикшерү вакытында ветеринария законнарын бозу очрагы ачыкланмаган.
Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге дәүләт инспекторлары Чистай шәһәрендә 8 нче номерлы “Дюймовочка” исемле балалар бакчасына планлы тикшерү үткәргән. Тикшерү вакытында ветеринария кагыйдәләрен бозу теркәлмәгән.
4 нче февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль бүлеге ветеринар инспекторлары “Таврия-2” постында сыер итен тиешле шартларда урнаштырмау очрагын ачыклый. Хокук бозучыга карата административ штраф каралган.
Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары тиешле булмаган урында терлекчелек продукциясе белән сәүдә итүне блудырмау максатыннан Шлки районының Базарлы Матак авылында рейд үткәргән. Рейд вакытында тиешле документлары булмаган килеш ит сату очрагы ачыкланган. Сәүдә туктатылган, хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылган.
5 нче февраль көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары тиешле булмаган урында терлекчелек продукциясен сату урыннарын ачыклау буенча рейд үткәрде. Сыер итеннән ясалган 5 кг фарш РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы Приказын бозып сатылган. Продукция сату туктатылган.
Буа районы баш ветеринар табибы Булат Шакуров бүген хуҗалыктагы шартлар белән танышу максатыннан районның “Кият” ачык акционерлык җәмгыятендә булды. Хуҗалык директоры Владимир Грачев белән очрашып сөйләшү вакытында агымдагы елда хезмәттәшлек итү турында сөйләштеләр.
29 нчы гыйнвардан 5 нче февральлә кадәр вакыт аралыгында Россиядә эпизоотия халәте түбәндәгечә үзгәрде:
Дуңгызларда африка чумасы очрагы тагын 3 территориядә ачыкланган;
Кыргый кабан дуңгызлары авыруы 4 территориядә теркәлгән.
Йорт дуңгызлары авыруы буенча 7 объект әле дә карантин зонасында. Кыргый фауна буенча 26 объект карантинда.
Оренбург өлкәсендә ике объектта нодуляр дерматит авыруы буенча карантин игълан ителгән. 6 территориядә бруцеллез буенча карантин кертелгән.