13 февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Минзәлә районындагы “Тамчыкай” балалар бакчасында ветеринария тикшерүе үткәрә. Тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланмаган.
Әлки районы ветеринария берләшмәсе белгечләре Республика ветеринария лабораториясе хезмәткәрләре белән берлектә “Лебяжье” фермасына Нидерландтан кайтарылган 200 баш терлеккә карантин чаралары үткәрде.
13 нче февралькөнне баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула-1” постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә 190 кг сыер итенә ветеринария белешмәсе булмавын ачыклый. Терлекчелек продукциясе Алабугадан Түбән Камага илтелергә тиеш була. Бу очрак ветеринария кагыйдәләрен тупас бозу дип исәпләнә.
Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылындагы балалар бакчасында ветеринария тикшерүе үткәрә. Алдан үткәрелгән тикшерү вакытында табылган кимчелекләр бетерелгән, ветеринария кагыйдәләре таләпләрен бозу очрагы күзәтелми.
Баш ветеринария идарәсенең Апас территориалҗ бүлеге инспекторлары Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылы балалар бакчасында ветеринария тикшерүе үткәрә. Тикшерү нәтиҗәләре ветеринария кагыйдәләре таләпләрен бозу бетерелгәнене күрсәтә.
Баш ветеринария иадрәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары Тәтеш районындагы урта белем йортында ветеринария тикшерүе үткәрде. Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, ветеринария кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланмаган.
Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары 13 нче февраль көнне Чүпрәле районы территориясендә элек күрсәтелгән ветеринария таләпләрен бозу очракларының төзәтелүен ачыклау максатыннан урта белем бирү йортында планлы тикшерү үткәрә. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, кимчелекләр төзәтелгән, ветеринария кагыйдәләре таләпләре төгәл үтәлә.
Татарстанның Баш ветеринария идарәсе Калининград өлкәсендә дуңгызларның африка чумасы вирусы теркәлү турында хәбәр итә. Гвардейская ветеринария лабораториясе тикшерүләре күрсәткәнчә, кыргый кабан дуңгызы мәетендә африка чумасы вирусы ачыкланган. Хәзерге вакытта вирус табылган территориядә ветеринария белгечләре эшли.
Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары ветеринар кагыйдәләрне бозган өчен язылган административ штрафларын вакытында түләмәгән гражданнарга суд приставларына чакырып карарлар тутырды.