15 нче февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге инспекторлары Лаеш районы ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре белән берлектә “Агро-5” товар фермасында 144 баш эре мөгезле терлеккә элек ясалган туберкулин нәтиҗәләрен тикшерү уздырды.
15 нче февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Зәй районы ветеринария берләшмәсе начальнигы белән берлектә райондагы агрофирмаларда дезинфекция ясау эшчәнлеге белән танышты. Җиһазлар төзеклеге, дезинфекция ясаучы чаралар булуы, документларны төгәл һәм дөрес алып баруга аерым басым ясалды.
Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторы Менделеевск районы ветеринария идарәсе начальнигы белән берлектә Менделеевск шәһәрендәге мәктәпкәчә тәрбия бирү һәм урта белем бирү бюджет учреждениеләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды. Төп басым белем бирү йортларына сатып алына торган терлекчелек продукцияләренең тикшерелеп ветеринар белешмәгә ия булуына ясалды.
Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула-1” постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә 40,45 кг күләмендә Алабугадан Түбән Камага ташылучы сыер итенә ветеринария белешмәсе булмавын ачыклый. Әлеге факт “Ветеринария турындагы” Законны тупас бозу дип санала. Гаепле кеше административ җаваплылыкка тартылаган.
14 нче февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары Югары Ослан авылы территориясендә 15 кг күләмендә каз ите сатуда ветеринария кагыйдәләрен тупас бозу очрагына юлыга – сатылучы продукциягә ветеринария белешмәсе булмый. Сәүдә туктатыла, гаеплеләр административ җаваплылыкка тартыла.
Бүген «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә Идел буе агросәнәгать форумы ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциацисяе рәисе Камияр Байтемиров һәм «Казан ярминкәсе» ААҖ генераль директоры Лев Семенов катнашты.
Идел буе агросәнәгать форумы «Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры» 21 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм «Волгапродэкспо» 18 нче махсуслаштырылган күргәзмәсен берләштерә. Әлеге чарага ел саен авыл хуҗалыгы тармагындагы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу, яңа эшлекле элемтәләр урнаштыру, үз продукциясен күрсәтү, шулай ук инвесторларны җәлеп итү белән кызыксынучы агробизнес вәкилләре җыелды. Быелгы форумда Россия Федерациясенең 29 төбәгеннән 200дән артык предприятие катнаша. Күргәзмәләр экспозициясендә Россия, Германия һәм Беларусь компанияләре вәкилләре була. Компанияләр вәкилләре стендларында Россиядә һәм башка Европа илләрендә җитештерелгән авыл хуҗалыгы техникасы, аларга җайланмалар һәм запас частьләр, үсемлекләрне химик яклау чаралары һәм ашламалар, авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары, ветеринария препаратлары, азык һәм азык өстәмәләре, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, төргәкләү һәм сортларга аеру җайланмалары, азык-төлек продуктлары урнаштырыла.
«Бу безнең барлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре өчен – эре компанияләрдән башлап кече хуҗалыкларга кадәр файдалы мәйданчык. Алар барысы да биредә нәтиҗәлерәк эшләү өчен үзләренә нинди дә булса яңалык үзләштерә алалар. Үзләренең инновацион проектларын тәкъдим итүчеләрне безнең авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрен җәлеп итү ысулларын табарга өндим. Соңыннан алар мондагы заманча технологияләрне үз фермаларында, кырларында файдалана алырлык итеп аларны кызыктытырга кирәк», – диде, форумны ачып, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов.
Агымдагы ел авыл хуҗалыгы тармагы өчен җиңел булмаячак, дип искәртте премьер урынбасары. «Чыгымнарны артык сарыф итмәс өчен безгә үзебезнең эчке ресурсларны табарга кирәк. Аз чыгымнар белән югары нәтиҗәләргә ирешеп була торган проектлар да бар. Татарстанга үсәргә кирәк. Без үзебезнең АПКны көчләрәк итәргә тиеш, башка юл юк. Бәяләрнең, базарның, климатның нинди булуына карамастан, болардан чыгу юлларын табарга кирәк. Мин үзебезнең республикага ышанам», – дип ассызыклады ул.
Таһир Һадиев үз чыгышында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә быелгы эшләрендә уңышлар теләде.
Бу форумның мөһимлеген Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциацисяе рәисе Камияр Байтемиров да билгеләп үтте. «Катнашучылар авыл хуҗалыгы өчен кирәкле үз казанышларын күрсәтәләр, – диде ул. – 2017 ел республиканың мөмкинлекләрен күрсәтте».
Идел буе агросәнәгать форумы 16 февральгә кадәр эшли.
Бүген Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Сарман районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе белән берлектә районның сөт-товар агрофирмаларын тикшерде. Төп игътибар комплекс территориясенә керүче транспорт чараларын дезинфекцияләү предметларына бирелде: җиһазларның төзек булуы, дезинфекция чаралары, документларны дөрес итеп алып бару тикшерелде.
Бүген Арча шһшрендә Галактионов урамында урнашкан базар территориясендә Арча районы ветеринар-санитар эксперт һәм Россельхознадзор идарәсе инспекторы сатылучы ит һәм кош продукциясен тикшерделәр. Ветеринария законнарын бозу очрагы теркәлмәгән, барлык төр продукциягә дә ветеринар белешмә язылган.
Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат районындагы балалар бакчасын тикшергәндә ветеринария кагыйдәләрен тупас бозу очрагына тап була: терлекчелек продукциясе ветеринар белешмәсенннән башка китерелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, ветеринария кагыйдәләрен тупас бозган зат административ җаваплылыкка тартыла.
13 февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат районында Заречный бистәсенең 34 нче номерлы балалар бакчасында ветеринария тикшерү үткәргән. Тикшерү барышында терлекчелек продукциясенә ветеринария белешмәләре булмау ачыклана. Бу факт “Ветеринария турында”гы Законны тупас бозуга керә. Гаеплегә карата административ штраф каралган.