Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары 13 нче февраль көнне Чүпрәле районы территориясендә элек күрсәтелгән ветеринария таләпләрен бозу очракларының төзәтелүен ачыклау максатыннан урта белем бирү йортында планлы тикшерү үткәрә. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, кимчелекләр төзәтелгән, ветеринария кагыйдәләре таләпләре төгәл үтәлә.