12 февраль көнне Түбән Кама шәһәрендә Бызов базарында терлекчелек продукциясен сату буенча ярминкә эшли башлады. Биредә халыкка ит продуктлары, кош итеннән ризыклар, зур күләмдә балык тәкъдим ителә. Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама бүлеге территориаль бүлеге инспекторлары сәүдә урыннарын тикшергән, ветеринария кагыйдәләре таләпләрен бозу очрагы теркәлмәгән.
12 нче февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге ветеринар инспекторлары “Тула-2” постында Минзәләдән Түбән Камага баручы машинаны тикшергәндә “Ит һәм ит продукциясе куркынычсызлы турында” Таможня Союзы Техник Регламенты бозылу очрагын ачыклаган: 865 кг сыер ите эленмичә машина идәнендә яткан. Гаеплегә карата административ җавплылык яный.
12 февраль көнне “Малиновка” постында Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге ветеринар инспекторлары юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә Чуваш Республикасына баручы машинада ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган: эре мөгезле терлек ташу тиешел белешмәләрдә башка башкарылган. Гаеплегә карата административ җаваплылык яный.
12 нче февраль көнне Мәскәү – Уфа юлында Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге инспекторлары терлекчелек продукциясен ташуда ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагына юлыга: азык-төлек тиешле температура сакларга тиешле җиһаз белән тәэмин ителмәгән. Гаепле кеше административ җаваплылыкка тартылган.
2018 елның 14 - 16 февралендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә Идел буе агросәнәгать форумы узачак, ул «Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры» 21 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм «Волгапродэкспо» 18 нче махсуслаштырылган күргәзмәсен берләштерә. Әлеге чара ел саен авыл хуҗалыгы тармагындагы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу, яңа эшлекле элемтәләр урнаштыру, үз продукциясен күрсәтү, шулай ук инвесторларны җәлеп итү белән кызыксынучы агробизнес вәкилләрен бергә җыя. Катнашучылар стендларында Россиядә һәм башка Европа илләрендә җитештерелгән авыл хуҗалыгы техникасы, аларга җайланмалар һәм запас частьләр, үсемлекләрне химик яклау чаралары һәм ашламалар, авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары, ветеринария препаратлары, азык һәм азык өстәмәләре, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, төргәкләү һәм сортларга аеру җайланмалары, азык-төлек продуктлары һәм башкалар булачак.
Быел форумда Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән һәм 50 шәһәреннән 200дән артык предприятие катнаша. Күргәзмәләр экспозициясендә Россия, Германия һәм Беларусь компанияләре вәкилләренең продукциясен һәм соңгы еллардагы казанышларын күрергә мөмкин булачак.
Форум эшлекле программага нигезләнә, аның кысаларында Татарстан Республикасының игенчелек, терлекчелек тармакларын үстерү, икътисад һәм агросәнәгать комплексын механикалаштыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр, семинарлар һәм мастер-класслар оештырылачак. Төп чараларның берсе - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының 2017 елгы эшенә йомгаклар ясау һәм 2018 елга бурычлар” темасына киңәйтелгән коллегиясен үткәрү булачак. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, районнар башлыклары, шулай ук агрохолдинглар җитәкчеләре катнаша.
Моннан тыш, форумга килүчеләрнең Татарстан Республикасы һәм Идел буе төбәкләренең агросәнәгать комплексы казанышлары белән танышу гына түгел, ә аларның фермер хуҗалыклары ярминкәсендә авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу мөмкинлеге дә булачак.
Моннан тыш, Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында «Татарстан Республикасында органик авыл хуҗалыгы» темасына конференция узачак. Конференциядә органик авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне үстерүгә һәм органик продукция базарын булдыруга бәйле мәсьәләләр каралачак.
Идел буе агросәнәгать форумы катнашучыларга тармак белгечләре – агрономнар, ветеринарлар, зоотехниклар, механизаторлар, авыл хуҗалыгы оешмалары, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре җитәкчеләре, агробизнес вәкилләре, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы өчен җайланмалар уйлап табучылар һәм җитештерүчеләр белән турыдан-туры элемтәләр урнаштыру өчен менә дигән мөмкинлек бирә.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен 8 (843) 202-29-28 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Форумның түбәндәге рәсми сайтында электрон теркәлү узарга һәм бушлай билет алырга мөмкин: http://www.expoagro.ru/rus/visitors/zprig.
Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге дәүләт ветеринария инспекторлары Әлки районында балалар бакчасын тикшерү вакытында веетеринария таләпләрен бозу очрагын тапкан: терлекчелек продукциясенә ветеринар белешмә булмый. Бу күренеш “Ветеринария турындагы” законны бозу дип санала. Тикшерү нәтиҗәләре буенча гаепле затка карата административ хокук бозу турында протокол төзелгән.
12 нче февраль көнне Мөслим районында Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре белән берлекҗә “Таврия-2” постында дәүләт ветеринария күзәтчелеге инспекторлары контролендә булырга тиешле йөк ташучы 16 автомашинаны тикшерә. Терлекчелек продукциясен ташучылар арасында ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлмәгән.
10 нчы, 11 февраль көннәрендә Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә ветеринария өлкәсендә тәртип бозу очракларын булдырмас өчен тикшерүләр үткәрә. Килеп чыккан тәртип бозу очракларын бетерү өчен киңәшләр бирелә.
5 нче февральдән 12 сенә кадәр Россия территориясендә эпизоотия үзгәрешләре теркәлгән:
Йорт дуңгызларының африка чумасы белән авыру очрагы
2 территориядә, кыргый кабан дуңгызларында 3 территориядә теркәлгән.
12 нче февраль көненә йорт дуңгызлары буенча карантинда 6 территория, кыргый кабан дуңгызлары авыруы буенча 29 инфекцияле объект.