Калининград өлкәсендә дуңгызларның африка чумасы авыруы теркәлгән

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

Татарстанның Баш ветеринария идарәсе Калининград өлкәсендә дуңгызларның африка чумасы вирусы теркәлү турында хәбәр итә. Гвардейская ветеринария лабораториясе тикшерүләре күрсәткәнчә, кыргый кабан дуңгызы мәетендә африка чумасы вирусы ачыкланган. Хәзерге вакытта вирус табылган территориядә ветеринария белгечләре эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International