Тукай районы ветеринария берләшмәсендә элеккеге җитәкче Әнсәр Абделманов истәлегенә мемориал такта ачылды

2018 елның 23 феврале, җомга

Татарстанның ветеринария табиблары Әнсәр Абделманов истәлегенә мемориал такта ачылу тантанасында катнашты. Әнсәр Әхәт улы озак еллар Тукай ветеринария берләшмәсен җитәкләгән шәхес, ул Татарстанның Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Мемориал такта ачылу тантанасында Баш ветеринария идарәсене җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев, Әнсәр Әхәт улының тормыш иптәше Роза Николаевна, балалары һәм оныклары, республиканың ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International