Әлмәт территориаль бүлеге ветеринар инспекторлар Чирмешән районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә “Илхан” җәмгыятендә 736 баш эре мөгезле терлеккә ясалган туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр.
Баш ветеринария идарәсенең Саба территориаль бүлеге инспекторлары юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре белән берлектә Мәскәү – Уфа юлында транспорт чараларын тикшергән вакытта Таможня Союзы Техник Регламенты бозыоу очрагына юлыккан: 7800 кг сыер ите тиешле таләпләргә туры килми торган шартларга төялгән. Гаепле кеше штраф түләргә тиеш булачак.
Баш ветеринария идарәсенең Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерү буенча Азнакай шәһәрендәге балалар бакчасын булды. Кайсыбер терлекчелек продукциясенә ветеринар белешмәләр булмау сәбәпле, административ хокук бозу турында протокол төзелгән.
Баш ветеринария идарәсенең Саба территориаль бүлеге инспекторлары Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында тиешле ветеринар белешмәләре булмаган килеш колбаса эшләнмәләре сату урынын ачыклаган. Авыл хуҗалыгы министрлыгы Приказын бозып оештырылган сәүдә туктатылган. Гаеплегә штраф язылган.
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Ватанны саклаучылар көне белән сезне! Бу бәйрәм – туры мәгънәсендә безнең һөнәри бәйрәм, шуңа күрә чын күңелдән котлыйм сезне. Сез – Ватанны, туган ягыбызны, гаиләгезне саклаучылар. Тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Саулык-сәламәтлек, эшегездә уңышлар, гаилә бәхете телим!
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе – Татарстанның Баш дәүләт ветеринар инспекторы Алмаз Хисаметдинов.
21 нче февраль көнне Югары Ослан районы Рус Маматкозино авылында ИП Шарапов Н.Н. сугым пункты ачылды. Ачылу тантанасында район башлыгы Марат Зиатдинов, Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габдулхак Мотыгуллин катнашты.
21 нче февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары Югары Ослан авылында тиешле булмаган урында 800 данә тавык йомыркасына ветеринар белешмә булмавын ачыклый. Бу күренеш – “Ветеринария турында”гы Законны тупас бозу дип санала. Сүдә туктатылган, гаеплегә карата административ җәза каралган.
21 нче февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Әгерҗе районы ветеринария берләшмәсе табиблары белән берлектә “Нәүрүз” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең Исәнбәй бүлегендә 198 баш сыердан савылган сөтне DRAMINSKI детекторында мастит авыруына тикшерделәр.
Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре белән берлектә “Тула-2” постында Балык Бистәсе районыннан Түбән Камага баручы машинаны тикшергәндә ветеринария кагыйдәләрен тупас бозу очрагын ачыклый: терлекчелек продукциясенә тиешеле ветеринария белешмәләре язылмаган. Кагыйдәләрне тупас бозучы штраф түләячәк.
Бүген Баш ветеринария идарәсене җитәкчесе Алмаз Хисамутдинов WorldSkills чемпионатында актив катнашкан экспертлар һәм призер белән очрашты. Кунаклар арасында Казан ветеринария медицинасы академиясе ректоры Рөстәм Равилов, педагоглар Илсур Галимҗанов, Булат Тимимдаров һәм “Ветеринария” компетенциясендә призер Ренат Пирогов.