25 нче февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары Буа шәһәре территориясендә эре мөгезле терлек бозауларын сату вакытында ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагына юлыккан – малларга ветеринария белешмәсе язылмаган. Бу очрак “Ветеринария турында”гы Законны тупас бозу дип санала.