Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында кизү вакытында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә 19 берәмлек транспорт чарасын тикшергән.Тикшерү барышында ветеринария белешмәсе булмаган килеш тозлы балык һәм колбаса эшләнмәләре ташу очрагы ачыкланган. Ветеринария таләпләрен үтәмәүче штрафка тартыла.
21 нче август көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында 4 баш эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәү фактын ачыклаган: маллар тиешенчә бәйләнмәгән була. Гаепле зат административ штраф түләргә тиеш була.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Тәтеш районындагы балалар бакчасында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринария белешмәсе булмау ачыкланган. Гаепле зат административ штрафка тартыла.
20 нче август көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Кузайкино – Нурлат юлындагы постта юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә 15 берәмлек транспортчарасын тикшергән. Тикшерү барышында сыер итен ташыганда ветеринария кагыйдәләре үтәлмәү факты ачыкланган. Ветеринария кагыйдәләрен үтәмәүче җаваплылыкка тартылган.
20 нче август көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендә үткәрелгән махсус рейд вакытында ветеринария кагыйдәләре үтәлмәүне ачыклаган: тиешле булмаган урында ветеринария белешмәсе булмаган килеш пластик шешәләрдә сөт, сөт продукциясен, елга балыгын сатучы административ хокук бозган өчен штрафка тартылган.
Саба территориаль бүлеге инспекторлары Арча районы ветеринария белгечләре белән берлектә “Тукай” фермасына Венгриядән кайтарлыгна 65 баш эре мөгезле терлекне кабул итүдә катнаштылар. Малларны кабул иткәндә ветеинария урындагы законның бозылуы ачыкланмаган.
Уважаемые коллеги! От чистого сердца поздравляю вас с праздником Корбан-Бэйрэм! Этот праздник – праздник заботы о ближнем и единения семьи. Пусть этот день вселяет в наши сердца светлые надежды, укрепляет веру в завтрашний день. По случаю праздника желаю вам , вашим родным и близким крепкой веры, чистых помыслов, щедрости души, тепла и радости, согласия и благосостояния и успехов в благих делах!
Начальник Главного управления ветеринарии КМ РТ –
Главный государственный ветеринарный инспектор РТ Алмаз Хисамутдинов
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Аксубай районында дуңгызларда африка чумасы авыруын кисәтү максатыннан махсус рейд үткәрде. Рейд вакытында дуңгызларның ирекле йөрү факты ачыкланган. Гаепле кешеләр административ штрафка тартыла.
17 нче август көнне Саба территориаль бүлеге инспекторлары Арча районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә Саратов өлкәсеннән ветеринария белешмәсе булмаган килеш сарыклар кертелү фактын ачыклаган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Цивильск – Сызрань юлында кизү вакытында ветеринария белешмәсе булмаган килеш 3 баш эре мөгезле терлек ташу очрагын ачыклаган. Гаеплеләр штрафка тартылган.