Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында кизү вакытында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә 19 берәмлек транспорт чарасын тикшергән.Тикшерү барышында ветеринария белешмәсе булмаган килеш тозлы балык һәм колбаса эшләнмәләре ташу очрагы ачыкланган. Ветеринария таләпләрен үтәмәүче штрафка тартыла.