20 нче август көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендә үткәрелгән махсус рейд вакытында ветеринария кагыйдәләре үтәлмәүне ачыклаган: тиешле булмаган урында ветеринария белешмәсе булмаган килеш пластик шешәләрдә сөт, сөт продукциясен, елга балыгын сатучы административ хокук бозган өчен штрафка тартылган.