21 нче август көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында 4 баш эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәү фактын ачыклаган: маллар тиешенчә бәйләнмәгән була. Гаепле зат административ штраф түләргә тиеш була.