23 нче август көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында 10 баш эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәү фактын ачыклаган – малларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.
23 нче август көнне Апас территориаль бүлеге инпсекторлары Кайбыч – Комсомольск юлында 3 баш эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.
23 нче август көнне Апас территориаль бүлеге инпсекторлары Кайбыч – Комсомольск юлында 150 кг кош итен Чувашия республикасына ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәү фактын ачыклаган: продукциягә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Әлеге факт буенча административ хокук бозу турында проткол төзелгән.
23 нче август көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары Ульяновск – Казан юлында Тәтеш районыннан Чувашия республикасына 3 баш эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария таләпләрен үтәмәү очрагы ачыкланган: малларга ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.
23 нче август көнне Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула-1” постында Киров өлкәсеннән Яр Чаллы шәһәре аша Чиләбе өлкәсенә баручы машинаның, маллар ташыганнан соң тиешенчә дезинфекция ясалмаган транспорт чарасы хуҗасын административ штрафка тарта.
Татарстан Республикасы Министрлар Кибинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов чираттагы гражданнар кабул итүне 28 нче август көнне Әлмәт шәһәрендә уздырачак. Ул Әлмәт районы ветеринария берләшмәсендә узар дип көтелә. Җитәкче янына үзләрен борчыган сораулары белән Әлмәтлеләр генә түгел, күрше районнардан да гражданнар килә ала. Гражданнарны кабул итү Әлмәт шәһәре, Геофизическая урамы, 15 б йорты адресы буенча үтәчәк.
20 нче август көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары ветеринария кагыйдәләрен бозган өчен язылган штрафларны вакытында түләмәүчеләрнең эшен суд приставларына җибәрде.
22 август көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары”Малиновка” постында кизү вакытында Чувашия республикасыннан Татарстанга килүче машинада эре мөгезле терлек тиреләренә ветеринария белешмәсе булмау фактын ачыклый. Ветеринария таләпләрен үтәмәүче кеше штрафка тартыла.
22 нче август көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары Апас районында эш алып баручы шәхси эшмәкәр Камалеева А.А. предприятиясендә алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләрен бозу ачыкланмаган, алдан табылган кимчелекләр вакытында бетерелгән.
21 август көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары Мәскәү – Уфа юлында Чувашия Республикасыннан Татарстанга килүче машинаның тавыклар ташыганнан соң тиешенчә дезинфекция үткәрелмәү фактын ачыклый. Ветеринария-санитария таләпләрен тупас бозучы административ җаваплылыкка тартыла.