ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2018 ел
дүшәмбе

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Тәтеш районында 100 баш авыл хуҗалыгы кошларын тиешел булмаган урында сату очрагы ачыкланган. Тавыклар тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш сатылган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган. Сату туктатылган.

 

24 нче август көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Яңа Чишмә районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә “Агро-Основа” предприятиесенә караган хуҗалыкта 1122 баш эре мөгезле терлеккә туберкулин кертте.

23 нче август көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары Тәтеш районындагы “Агро-Союз” предприятиесендә чит илдән маллар  керткән вакытта ветеринария-санитария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында чит илдән кертелгән эре мөгезле терлекне кертү, аларны карантинга кую һәм асрау өчен шартлар булмау ачыкланган.


24
август, 2018 ел
җомга

24 нче август көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары ветеринария кагыйдәләрен үтәмәгән өчен административ штрафларын түләмәүчеләрнең эшләрен, бурычларын түләтү өчен, суд приставларына тапшырды.

24 нче август көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары “Таврия-2” постында суытылган итне ташыганда Таможня Союзының Техник Реглмаенты бозылуны ачыклаган: ит ташучы транспорт чарасы тиешле җиһазлар белән тәэмин ителмәгән була.  

 

24 нче август көнне Казан территориаль бүлеге ветеринария инспекторлары Казан шәһәрендә сыер итен сатканда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: иткә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Административ хокук бозган затлар штрафка тартыла. Сату туктатыла.  

24 нче август көнне “Тула-1” постында Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары ветеринария белешмәсе булмаган килеш 1100 кг күләмендәге терлекчелек продукциясен, балыкны ташу фактын ачыклаган. Гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылган.

24 нче август көнне “Малиновка” постында Казан территориаль бүлеге инспекторлары терлекчелек продукциясен ташыганда ветеринария таләпләрен үтәмәү очрагын ачыклаган. Сарык ите транспорт чарасында бер-берсе өстенә өеп ташылган.

 

23 нче август көнне Саба территориаль бүлеге инспекторлары административ штрафларын түләмәүче 32 затның эшен район суд приставларына җибәргән.

23 нче август көнне Казан территориаль бүлеге  инспекторлары Мәскәү – Уфа юлында Лаеш районыннан ветеринария белешмәсе булмаган килеш колбаса эшләнмәләре ташу фактын ачыклаган. Ветеринария таләпләрен үтәмәүче административ җаваплылыкка тартылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International