21 август көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары Мәскәү – Уфа юлында Чувашия Республикасыннан Татарстанга килүче машинаның тавыклар ташыганнан соң тиешенчә дезинфекция үткәрелмәү фактын ачыклый. Ветеринария-санитария таләпләрен тупас бозучы административ җаваплылыкка тартыла.