Атна саен үткәрелә торган гражданнарны кабул итү Әлмәт шәһәрендә үтәчәк

2018 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кибинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов чираттагы гражданнар кабул итүне 28 нче август көнне Әлмәт шәһәрендә уздырачак. Ул Әлмәт районы ветеринария берләшмәсендә узар дип көтелә. Җитәкче янына үзләрен борчыган сораулары белән Әлмәтлеләр генә түгел, күрше районнардан да  гражданнар килә ала. Гражданнарны кабул итү  Әлмәт шәһәре, Геофизическая урамы, 15 б йорты адресы буенча үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International