Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат районындагы бер балалар бакчасында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсенә кагылышлы кимчелекләр күзәтелмәгән.
9 нчы сентябрь көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары Буа шәһәрендә тиешле булмаган урында, ветеринария таләпләрен бозып оештырфылгын сату урынын ачыклаган: сатыла торган эре мөгезле терлеккә тиешле ветеринария белешмәләре булмаган. Гаепле затлар административ штрафка тартыла.
3 нче сентябрьдән – 7 нче сентябрь көннәрендә Республика ветеринария лабораториясе түбәндәге тикшерүләр үткәргән:
- Серология бүлеге 1801 тикшерү үткәргән;
- РИД буенча 754 тапкыр тикшерү лейкоз авыруын ачыклауга үткәрелгән;
- Вирусология бүлеге 837 тапкыр кан тикшергән, 16 тапкыр патологик материал, 5 материал котыру авыруына тикшерелгән;
- Бактериология бүлеге 7 тапкыр паталогик материал, 1 терлек мәетен, 10 тапкыр сөт, 7 тикшерү гистология үткәрелгән;
- Биохимия бүлеге 10 тапкыр терлек азыгын, 31 төрле кан тикшергән;
- ПЦР бүлеге 316 төрле тикшерү үткәргән;
- Ветеринар-санитар экспертиза бүлегендә 8 тапкыр сөт, 4 тапкыр бал, 2 тапкыр кабан дуңгызы итен, 1 тапкыр аю итен тикшергәннәр;
- Паразитология бүлегендә 34 тапкыр капрологиягә, 1 тапкыр бал кортына тикшерү үткәрелгән;
- Токсикология бүлегендә 2 тапкыр сөт тикшерелгән, 2 тапкыр патологик материал, 2 тапкыр терлек азыгын тикшергәннәр.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат районындагы бер балалар бакчасында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Планлы тикшерү барышында ветеринария таләпләре бозылу ачыкланмаган.
9 нчы сентябрь көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары Иске Чүпрәле аваылы территориясендә 4 урында маллар сатканда ветеринария таләпләре үтәлмәү ачыкланган: малларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.
7 нче сентябрь көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендә тиешле булмаган урында сату итүне ачыклау буенча махсус рейд үткәргән. Рейд вакытында ветеринария таләпләре бозылу факты ачыкланмаган.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары постта кизү вакытында 5 баш эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: малларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Авыл хуҗалыгы министрлыгы кагыйдәләрен үтәмәүче административ штрафка тартылган.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама районы Елантау авылында урта мәктәптә планлы тикшерү үткәргән. Планлы чара вакытында ветеринария өлкәсендә кимчелекләр табылмаган.