3 нче сентябрьдән – 7 нче сентябрь көннәрендә Республика ветеринария лабораториясе түбәндәге тикшерүләр үткәргән:
- Серология бүлеге 1801 тикшерү үткәргән;
- РИД буенча 754 тапкыр тикшерү лейкоз авыруын ачыклауга үткәрелгән;
- Вирусология бүлеге 837 тапкыр кан тикшергән, 16 тапкыр патологик материал, 5 материал котыру авыруына тикшерелгән;
- Бактериология бүлеге 7 тапкыр паталогик материал, 1 терлек мәетен, 10 тапкыр сөт, 7 тикшерү гистология үткәрелгән;
- Биохимия бүлеге 10 тапкыр терлек азыгын, 31 төрле кан тикшергән;
- ПЦР бүлеге 316 төрле тикшерү үткәргән;
- Ветеринар-санитар экспертиза бүлегендә 8 тапкыр сөт, 4 тапкыр бал, 2 тапкыр кабан дуңгызы итен, 1 тапкыр аю итен тикшергәннәр;
- Паразитология бүлегендә 34 тапкыр капрологиягә, 1 тапкыр бал кортына тикшерү үткәрелгән;
- Токсикология бүлегендә 2 тапкыр сөт тикшерелгән, 2 тапкыр патологик материал, 2 тапкыр терлек азыгын тикшергәннәр.