6 нчы сентябрь көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында ветеринария таләпләре үтәлмәү фактын ачыклаган: ит тиешенчә дезинфекция үтмәгән машинада, тиешле булмаган температурада ташылган. Административ хокук бозган зат штрафка тартыла.
6 нчы сентябрь көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама районы постында ветеринария таләпләре бозылу фактын ачыклаган. 300 баш авыл хуҗалыгы кошлары тиешенчә дезигфекция үтмәгән трансопортта ташылган. Гаепле затлар штраф түләргә тиеш була.
6 нчы сентябрь көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында Чувашия республикасыннан Татарстанга, маллар ташыганна соң тиешенчә дезинфекция үтмәгән транспорт чарасы керү фактын ачыклаган. Ветеринария таләпләрен үтәмәүчеләр административ штрафка тартылган.
6 нчы сентябрь көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат районындагы бер мәктәптә ветеринария таләпләре үтәлешен тикшергән. Тикшерү барышында кайсыбер терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринария белешмәләре булмау ачыкланган. Гаепле зат штрафка тартылган.
7 нче сентябрь көнне Саба территориаль бүлеге инспекторлары Балтач районында махсус рейд үткәрде. Рейд вакытында яңа тотылган елга балыгын ветеринария белешмәсе булмаган килеш сату очрагын ачыклаганнар. Гаепле зат административ штрафка тартылган.
6 нчы сентябрь көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Мөслим районындагы постта ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: 1500 баш авыл хуҗалыгы кошлары тиешенчә дезинфекция үткәрелмәгән транспорт чарасында ташылган. Гаепле зат административ штрафка тартылган.
5 нче сентябрь көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә 22 берәмлек транспорт чарасын туктатып тикшергән. Машиналарны тикшергән вакытта ике тапкыр ветеринария кагыйдәләре бозу очрагы ачыкланган. Ике очракта да гаепле затлар административ штрафка тартылган.
“Малиновка” постында Казан территориаль бүлеге инспекторлары Марий Эл республикасыннан Югары Ослан районына колбаса һәм ит продукцияләре ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәвен фаш иткән: продукциягә тиешле ветеринария белешмәсе алынмаган. Әле факт буенча гаепле затка административ протокол төзелгән.
5 нче сентябрь көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат районындагы мәктәптә ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринария белешмәсе булмау факты ачыкланган. Җаваплы зат штраф түләргә тиеш була.