Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары постта кизү вакытында 5 баш эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: малларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Авыл хуҗалыгы министрлыгы кагыйдәләрен үтәмәүче административ штрафка тартылган.