ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казан шәһәре территориясендә ветеринария белешмәсе булмаган килеш колбаса эшләнмәләре сату очрагын ачыклаган. Ветеринария таләпләрен үтәмәүче административ җаваплылыкка тартылган. Сату туктатылган.

 

11 нче сентябрь көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Югары Әлки авылындагы балалар бакчасында алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшергән. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсенә кагылышлы кимчелекләр табылмаган.

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Иске Чишмә авылындагы мәктәптә ветеринария таләпләре үтәлешен тикшергән. Планлы мероприятия вакытында ветеринария таләпләре бозылу ачыкланмаган.

11 сентябрь көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казан шәһәрендә ветеринария белешмәсе булмаган килеш сыер итен сату очрагын кисәткән. Ветеринария таләпләрен бозып оештырылган сату туктатылган.

11 сентябрь көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Әлки районындагы бер балалар бакчасында алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерделәр. Тикшерү барышында ачыкланганча, ветеринария өлкәсенә кагылышлы кимчелекләр вакытында бетерелгән.

11 нче сентябрь көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендәге базар янында тиешле ветеринария белешмәләре булмаган килеш елга балыгы, сөт, сөт өсте, эремчек сату очрагын ачыклаган. Гаепле гражданкага административ протокол төзелгән.


11
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә республиканың ветеринария белгечләре хисап киңәшмәсенә җыелды. Киңәшмәне Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов алып барды. Терлекләрдә инфекцион авыруларны профилактикалау, ветеринария белешмәләрен электрон бирү системасына күчү барышы турында сүз барды.

10 нчы сентябрь көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында кизү вакытында эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган. Маллар тиешенчә бәйләнмәгән килеш ташылган. Гаепле зат административ штрафка тартыла.

Баш ветеринария идарәсенең ревизион эшче төркеме Балык Бистәсе районы ветеринария берләшмәсендә 2017 – 2018 еллык финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Баш ветеринария идарәсенең ревизоры Илнур Галимҗанов җитәкчелегендә киңәшмә үтте.

 

10 нчы сентябрь көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районындагы бер балалар бакчасында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Балалар бакчасын тикшерү барышында ветеринария өлкәсенә кагылышлы кагыйдә бозулар ачыкланмаган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International