Чистай муниципаль районы дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы итеп Урманчеев Ринат Әхәт улы билгеләнде. Бүген шул нисбәттән Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Чистай районы ветеринария берләшмәсендә яңа җитәкче һәм Чистай районында яңа баш ветеринария табибы билгеләнүен тантаналы төстә игълан итте.
Бүген ТР Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Әлмәт зонасы районнары ветеринария берләшмәләре эшчәнлегенә багышланган киңәшмә уздырды. Киңәшмә эшендә Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов, бүлек җитәкчеләре, Республика ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Баулы, Ютазы, Бөгелмә, Чирмешән, районнары ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре, эпизоотологлар, терапевтлар, лаборатория җитәкчеләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Бөгелмә районында эшлекле сәфәрдә булды. Биредә авыл җирлегендәге халыкның актив эшчәнлеген үстерү сорауларына багышланган зона семинар-киңәшмәсе узды. Ул ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә үтте.
Россиянең 33 регионыннан республика территориясенә сарыклар кайтару тыелган. Бу хәл мөгезле вак терлекләрдә тилчә (ящур) йогышлы чире таралу сәбәпле имин булмаган вәзгыятькә бәйле. 31 төбәк бруцеллёз авыруы буенча имин булмау сәбәпле, терлекләр кертү тыелган. Болар арасында күрше Башкортстан Республикасы да бар. Болар хакында бүген, 21 майда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Корбан Гаете уңаеннан республикада санитар иминлекне тәэмин итү темасына карата узган матбугат очрашуында Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сөйләде.
Кош гриппының киң таралу сәбәпле дөньяның күп кенә илләрендә биологик куркынычсызлык чараларын көчәйтү таләп ителә. Бройлер кошчылыгында шәхси фермер хуҗалыклары өлеше — 7-7,5%, ә йомырка җитештерү өлкәсендә - якынча 20%.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Югары Ослан районында эшлекле очрашуда булды. Эш сәфәре барышында ул "Пашков С.И." Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Сергей Пашков белән очрашты һәм хуҗалык эшчәнлеге белән танышты.
Бүген Баш ветеринария идарәсенең ветеринария иминлеген тәэмин итү, ветеринария-санитария экспертизасы һәм дәүләт күзәтчелеге бүлеге алдынгы киңәшчесе Ирина Тарутина Мөслим районында эш сәфәрендә булды. Биредә ул Мөслим районы дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе белән очрашты, ветеринария-санитария экспертизасына кагылышлы мәсьәләр белән танышты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә система администраторы (мәгълүмат куркынычсызлыгы буенча белгеч) таләп ителә.
Баш ветеринария идарәсе 2021 елда Татарстан Республикасы дәүләт ветеринария учреждениеләрендә «Иң яхшы төзекләндерелгән территория» конкурсын үткәрү турында игълан итә. Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы 28.04.20021 боерыгы нигезендә, территорияләрне төзекләндерүгә, эш, эстетик бизәлеш һәм тирә-юнь территорияне төзекләндерү өчен уңайлы шартлар тудыру максатыннан, игълан ителде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференцэлемтә режимында Түбән Кама зонасы район ветеринария берләшмәләре эше турында киңәшмә узды. Кагыйдә буларак, киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов үткәрде.