Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Югары Ослан районында эшлекле очрашуда булды.
Эш сәфәре барышында ул "Пашков С.И." Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Сергей Пашков белән очрашты һәм хуҗалык эшчәнлеге белән танышты.
«Пашков С.И.» крестьян-фермер хуҗалыгы 2009 елда төзелгән предприятие. Биредә бөртекле һәм азык культуралары үстерү, шулай ук дуңгыз ите җитештерү белән шөгыльләнәләр.