Алмаз Хисаметдинов Бөгелмә районында узган зур киңәшмәдә хуҗасыз хайваннар мәсъәләсе турында чыгыш ясады

2021 елның 21 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Бөгелмә районында эшлекле сәфәрдә булды. Биредә авыл җирлегендәге халыкның актив эшчәнлеген үстерү сорауларына багышланган зона семинар-киңәшмәсе узды. Ул ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә үтте. 

Шулай ук рәсми кунаклар буларак киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Киңәшмә барышында авылны саклап калу, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру инструменты буларак эшмәкәрлеккә ярдәм итүнең дәүләт чаралары турында фикер алыштылар, шулай ук авылда эшкуарлык, үз эшеңне ачу, авыл бизнесына ярдәм итүнең финанс инструментлары темасына докладлар тыңланды.

Алмаз Хисаметдинов республикада хуҗасыз этләр проблемасы буенча киңәшмәдә чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, соңгы вакытта Татарстан Республикасында һәм тулаем Россиядә караучысыз хайваннар санын арттыру мәсьәләсе буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре саны шактый арта.

Баш ветеринария идарәсе башлыгы хәбәр иткәнчә, 2020 елда республиканың медицина оешмаларына хайваннар китергән зыяннар буенча 10 меңгә якын кеше мөрәҗәгать иткән. 2021 елның соңгы өч аенда 1 196 кеше хайваннардан зыян күргән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күзәтүчесез хайваннар гына түгел, ә йорт хайваннары да потенциаль куркыныч тудыра. Сукбай этләр өчен приютлар хәзерге вакытта тугыз муниципаль берәмлектә генә бар, аерым алганда – Яр Чаллы, Әгерҗе, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарында, сукбай хайваннарны вакытлыча тоту пунктлары эшли. Алар ирекле башлангычларда эшли һәм приютның рәсми статусы юк.

Шулай ук Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы тарафыннан төбәкләргә хайваннар өчен приютлар төзүгә федераль бюджеттан субсидияләр бирү буенча дәүләт программасын эшләү мәсьәләсе карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International