Россиянең 33 регионыннан республика территориясенә сарыклар кайтару тыелган. Бу хәл мөгезле вак терлекләрдә тилчә (ящур) йогышлы чире таралу сәбәпле имин булмаган вәзгыятькә бәйле. 31 төбәк бруцеллёз авыруы буенча имин булмау сәбәпле, терлекләр кертү тыелган. Болар арасында күрше Башкортстан Республикасы да бар.
Болар хакында бүген, 21 майда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Корбан Гаете уңаеннан республикада санитар иминлекне тәэмин итү темасына карата узган матбугат очрашуында Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сөйләде.
Габделхак Мотыйгуллин сүзләренчә, ил буенча тулаем вәзгыятьне исәпкә алганда, хайваннарның кайбер йогышлы авырулары буенча эпизоотик хәл шактый катлаулы. Мәсәлән, Россиянең 33 субъекты: Амур, Әстерхан, Волгоград, Курган, Новосибирск, Омск, Оренбург, Ростов, Самара, Саратов, Сахалин, Төмән, Чиләбе, Еврей автономияле өлкәсе, Алтай Байкал арты, Краснодар, Приморский, Ставрополь, Хабаровск крайлары, Адыгея, Алтай, Бурятия, Дагстан, Ингушетия, Кабардино-Балкар, Калмыкия, Карачай-Черкес, Төньяк Осетия – Алания, Чуашстан, Кырым, Тыва, Чечня Республикасы һәм Севастополь шәһәре.
Россия Федерациясенең 31 регионында вак мөгезле терлекләрнең бруцеллезы буенча имин булмаган вәзгыять саклана. Амур, Әстерхан, Волгоград, Воронеж, Еврей, Калуга, Кострома, Ленинград, Липецк, Мәскәү, Тамбов, Түбән Новгород, Оренбург, Пенза, Ростов, Рязань, Саратов, Чиләбе өлкәләре; Адыгея, Дагыстан, Ингушетия, Калмыкия, Кабардино-Балкар, Башкирия, Тыва, Хакасия республикалары; Краснодар, Красноярск, Чиләбе өлкәләре; Адыгея, Байкал арты, Ставрополь, Хабаровск крайларында бу авыруга каршы вакцинация үткәрелә.
Югарыда әйтелгән төбәкләрдән республикага сарыклар кертү тыела. Татарстан Республикасында бу авырулар буенча вәзгыять имин.
Терлек кертүгә карата төп таләпләр:
- хайваннар китерелә торган регион хайваннарның йогышлы авырулары буенча имин булырга тиеш;
- хайваннар кайтару Баш ветеринария идарәсе белән килештерелергә тиеш, моның өчен республикага терлек кертү нияте турында алдан ук рөхсәт сорап гариза җибәрелә;
- читтән кертелә торган терлекләрнең һәр партиясенә бергә теркәп җибәрә торган ветеринария документы рәсмиләштерелергә тиеш;
- чит төбәктән хайваннар кертелгәннән соң район яки шәһәр ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк;
- яңа кайтарылган терлекләр карантин чаралары үтәргә тиеш.
Терлекләр кайтарылыр алдыннан аларны тоту өчен урыннар һәм сую өчен мәйданчыклар булдырыла.
Аларны тоту урыннарында су белән, шулай ук терлекләрне ашату тәэмин ителә.
Сугым өчен каты өслекле мәйданчыклар булдырыла, биологик калдыкларны җыю өчен контейнерлар һәм кан һәм органик калдыкларны җыю өчен савытлар куела. Шулай ук сугым урыннарында дезинфекция чаралары запасы да исәптә тотыла.
Бүген республикада корбан чалу өчен 50 рәсми мәйданчык бар, шул исәптән Казанда - 16.
Барлык мәйданчыкларда да бәйрәм көннәре ветеринария-санитария экспертлары эшләячәк. Ит бирергә теләүчеләргә социаль учреждениеләргә ветеринария-санитария экспертизасы үткәрәчәкләр һәм Ветеринария документларын рәсмиләштерәчәкләр. Әлеге учреждениеләр ветеринария белешмәләреннән һәм таныклыкларыннан башка итне кабул итмиләр.
2020 ел мәгълүматлары буенча, Корбан гаете көннәрендә барлыгы 15 051 корбан чалынган, шул исәптән Казанда - 4 681 баш. Сугылган хайваннар саны елдан-ел арта.