Бүген Баш ветеринария идарәсенең ветеринария иминлеген тәэмин итү, ветеринария-санитария экспертизасы һәм дәүләт күзәтчелеге бүлеге алдынгы киңәшчесе Ирина Тарутина Мөслим районында эш сәфәрендә булды. Биредә ул Мөслим районы дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе белән очрашты, ветеринария-санитария экспертизасына кагылышлы мәсьәләр белән танышты.
Шулай ук кош үстерү һәм кош ите сату белән кәсеп итүче "Гыймаев Р.Р." крестьян-фермер хуҗалыгында яңа сугым предприятиесын булдыру турында фикер алыштылар.