Закон проекты белән хайваннар белән җаваплы эш итү турында гамәлдәге законга төзәтмәләр кертү тәкъдим ителә (№498-ФЗ). Аерым алганда, Россия йорт хайваннарын идентификацияләү һәм исәпкә алу бурычын кертү.
6-8 июльдә бөтен Россиядән аграрийлар агросәнәгать комплексының соңгы казанышлары белән танышу, шулай ук эшлекле чаралар кысаларында тармак үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен "АГРОВОЛГА" күргәзмәсендә очрашачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногуманов булачак Корбан бәйрәме мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнашты. Фикер алышу Казан Мэриясендә узды.
Президент Мордовия башлыгы белән эшлекле очрашу уздырды, дип хәбәр ителә Кремль сайтында. Владимир Путин белән очрашу вакытында Артем Здунов республикада терлек азыгын җитештерүгә басым ясаулары турында сөйләде.
Авыл хуҗалыгы терлекләрен комплекслы диагностикалау, мөгезле эре терлекләрне, барыннан да элек яшь терлекләрне лейкозга тикшерү, хуҗалыкны шушы чирдән нәтиҗәле сәламәтләндерергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта «Ветеринария һәм тормыш» интервьюсында сыер ите җитештерүчеләр милли берлеге генераль директоры Роман Костюк сөйләде.
"Казан Агросәнәгать паркы" лабораториясендә Татарстан Республикасы Дәүләт ветеринария берләшмәләренең ветеринария табибларын аттестацияләү узды. Аттестация комиссиясе составында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов та катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов “Татарстан радиосы”нда радиотапшыруда катнашты.Тапшыру Корбан бәйрәменә кагылышлы мәсьәләләренә багышланган иде. Узган елгы мәгълүматларга караганда, быел 13-15 мең хайван суярга планлаштырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында район ветеринария лабораторияләре мөдирләре катнашында Республика ветеринария лабораториясе киңәшмәсе узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Нугуманов рәислегендә узды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Алабуга районының Баш ветеринария табибы вазыйфасына элекке Тукай районы ветеринария берләшмәсе башлыгы урынбасары Нияз Сөнгатуллинны билгеләде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов Яшел Үзән районының 5-8 сыйныф укучылары өчен "Цифра дәресе" үткәрде. Чара «Маяк» спорткомплексында "Спорт резервлары" җәйге балалар лагеренда узды.