ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2022 ел
җомга

Илдә кош гриппы буенча эпизоотия вазгыятенең киеренке булуы турында хәбәр итә. Шуңа бәйле рәвештә, Баш ветеринария идарәсе күчмә кошларның көзге миграция чорында кош гриппы вирусы йогу куркынычы зур булуын искә төшерә. Киек кошлар - югары патогенлы кош гриппы вирусын төп таратучылар.

Домодедово һәм Подольск буенча ветеринария станциясе хезмәткәрләре «Домодедовская экоферма» хуҗалыгында ачыкланган кәҗәләрнең контагиоз дерматиты чыганагын тиз арада юк иткәннәр. Бу хакта Мәскәү өлкәсе хөкүмәте сайты төбәк Авыл хуҗалыгы министрлыгына сылтама белән хәбәр итә. Авыруны Альп токымлы сигез кәҗәдә тапканнар, дип хәбәр итте Мәскәү өлкәсе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары, төбәкнең дәүләт ветеринария хезмәте җитәкчесе Сергей Воскресенский.


29
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Республика ветеринария лабораториясендә Евро-Финс Агро компаниясе вәкилләре белән берлектә терлек азыгын тикшерүне оештыру буенча эшлекле очрашу узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Республика ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев һәм лабораториянең биохимия бүлеге белгечләре катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Алмаз Хисаметдинов Татарстан Республикасы территориясендә африка дуңгыз чумасы вирусы таралуга юл куймау буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә районнарның баш ветеринар табиблары белән видеоконференция режимы ярдәмендә аралаштылар.

Кош базарларында һәм зоокибетләрдә йорт хайваннарын сатуны тыя торган закон проектын Дәүләт Думасы депутатлары өченче, соңгы укылышта 2022 елның 28 сентябрендә пленар утырышта хуплады. Үзгәрешләр хайваннар белән җаваплы эш итү турындагы федераль законга кертелә.


28
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Актаныш районында эшлекле сәфәрдә булды. Эш сәфәре барышында Алмаз Хисаметдинов терлекчелек комплексларында эпизоотиягә каршы көзге чаралар уздыру эше белән танышты.

Котыру авыруын таратуда күчмә этләр зур роль уйный. Алар чүп-чар пакетларын ерталар, чүп-чар ашыйлар, башка хайваннар белән туры мөнәсәбәттә, куркыныч авырулар, шул исәптән котыру авырулары белән зарарланырга һәм аларны таратырга мөмкиннәр. Шуңа күрә караучысыз калган этләрнең санын көйләү бик мөһим.

Котыру авыруы безнең эрага кадәр кешегә билгеле булган иң борынгы инфекция дип санала. Авыру ел саен дөньяда 50 меңгә якын кешенең үлеменә китерә. 40% очракта балалар үлә. 2030 елга дөньяда бу авырудан кешеләрнең үлемен нульгә кадәр киметергә планлаштыралар.

2023 елга хайваннар белән эш итү өлкәсендә региональ дәүләт контролен гамәлгә ашырганда закон саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү куркынычын профилактикалау программасы проекты


27
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов Яңа Чишмә районы Әдәмсә төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен "Цифра дәресе" үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International