ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының актлар залында “Терлекчелектә югары үсеш алу өчен кулланылган заманча технологияләр” исемендәге Россиякүләм һөнәри “AnimalProfi” форумы узды.
Әлеге форумның программасы хуҗалык вә¬килләре сораулары ни¬гезендә төзелгән. Чы¬гыш ясаучылар арасын¬да зур нәтиҗәләргә ирешкән олы тәҗрибәле прак¬тик-киңәшчеләр дә байтак иде. “AnimalProfi” фо¬ру¬мы¬ның оештыру коми¬те¬ты спикерлар бе¬лән бер¬¬гәләп форумны бар¬лык дөнья ветери¬нария һәм зоотехния¬дәге бе¬лемнәренә, праꬬти¬кага, заманча тен¬-денцияләргә нигез¬лә¬неп әзерләгән. Анда кат¬¬нашучылар биредә ү第ләренең сорауларына җавап табып, яңа идея¬ләр, үз өлкәләренә кବгылышлы яңа белем¬нәр туплап кайтып киттеләр.
– Бик файдалы форум булды бу, – дип саный Әтнә Ветеринария стан¬циясе җитәкчесе Рөс¬¬тәм Хашимов.
Әйтик, данлыклы “Ни¬тофарм” вәкилләре чы¬гышы зур кызыксыну уяткан. Фирма вәкилләре яңа төр дарулар, шулай ук яңа¬ча дәвалау ысуллары белән таныштырганнар. Форумның файдасы тагын шунда – биредә район күмәк хуҗалыкларының мал табиблары да катнашты. Һәрхәлдә, алар бик күп яңалык, кирәкле мәгълүмат алганнар дигән ышаныч бар.
Әтнә районы терлекчелеге – ветеринария өлкә¬сендәге яңалыкларга бик бай. Алар тагын да артыр дип өметләник. Кунаклар да ерак юлдан килеп, Әтнәдән бернинди яңалык та алмыйча китмәс. Ә бездә алар бик күп.


14
апрель, 2017 ел
җомга
Быел республикада төлкеләргә 1 миллион 800 мең доза вакциналы "шоколад" ашату көтелә.
(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Татарстанда төлкеләрне котыру чиренә каршы язгы вакцинацияләү чоры башланды. Быел республика буенча төлке юлларына барлыгы 1 миллион 800 мең доза вакциналы ризык куярга планлаштыралар.
Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең хайваннарның йогышлы авырулары һәм эпизоотиягә каршы чаралар оештыру бүлеге башлыгы Александр Козлов сүзләренчә, ел башыннан республикада котыру чиренең ике очрагы теркәлгән. Берсе – Апас районында, анда урманда котырган төлкенең үләксәсе табылган, икенчесе Саба районында – инфекция йоктырган төлке урманнан авылга төшкән.
“Үткән ел республикада котыру чиренең 20 очрагы теркәлгән иде, 2015 елда шундый 317 очрак булган иде, 2014 елда – 132. Котыру чиренә каршы комплекслы көрәш алып бару нәтиҗәсендә, йорт хайваннары һәм кешеләр өчен дә бу куркыныч йогышлы авыруның таралып китүен туктата алдык, – ди Александр Козлов. – Беренчедән, икенче ел рәттән ерткыч хайваннарны вакцинацияләү чаралары күрәбез. Ул елга ике тапкыр – яз һәм көз көне үткәрелә. Быелга әлеге максатка 1 миллион 800 мең доза вакцина әзерләнде. Шулай ук төлкеләрнең санын көйләп торабыз, чөнки төлкеләр күп булса да, чир тиз тарала. 2015 елда аучылар 11-12 мең төлке атты, 2016 елда – 4 меңне, быелга инде 2 мең булды”.

Баш ветеринария идарәсе белгече, ел саен шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм авыллардагы шәхси хуҗалыкларда да терлеккә, болардан тыш әле тагын песи һәм этләргә дә котыру чиренә каршы вакцинация уздырылуын искәртә. Быел республикада барлыгы 830 мең баш терлеккә прививка ясау көтелә. Вакцинаны 200 мең песи һәм эткә дә кадаячаклар. “Бөтен терлек һәм йорт хайваннарының, ким дигәндә, 85-90 процентын вакцинацияләү бурычы тора”, – ди Александр Козлов.

Районнарда төлке юлына "шоколад" тезәләр
Ерткыч хайваннарны котыру чиреннән кисәтү өчен әзерләнгән махсус вакцинаны ветеринарлар үзара “шоколад” дип йөртә, чөнки тышкы кыяфәте белән ул шоколад брикетына охшаган. Аның тышы хайванны кызыктырырлык итеп, ашарга яраклы продуктлардан ясалган, ә эчендә вакцина салынган капсула бар. Мәсәлән, вакциналы “шоколадны” ашаган төлкенең иммунитеты бер елга кадәр котыру чиренә каршы тора ала.
Татарстанның Әтнә районы дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Рөстәм Хашимов сүзләренчә, төлкеләргә вакцинация үткәрергә, гадәттә, аучылар ярдәм итә, чөнки алар кыргый хайваннарның кайсы урыннарда яшәгәнен чамалый, төлке юлын таный. “Төлке юлына вакциналы “шоколадны” яз көне кар эрегәч, һава температурасы “плюска” күчкәч сала башлыйлар. Вәзгыятькә карап, бу чараны елга ике тапкыр да оештырырга була. Икенче юлы – сентябрьнең икенче яртысыннан ноябрь азагына, кар яуганчыга кадәр. Районда үткән 1,5 елда без 24 мең доза тараттык. Быел 16 мең доза вакцинага исәп тотабыз. Шуның 8 меңен – яз көне”, – дип сөйли Рөстәм Хашимов.
Төлке юлларын барлауга 3-4 көн үтә. Бүген Әтнә районы ветеринарлары һәм аучылары урман буена беренче көн чыкты.
“Вакцина брикетлары хайваннарны кызыктырырлык итеп эшләнгән. Аны төлке, кыргый этләр, күсе, тычкан ашаса яхшы. Беренче чиратта, котыру чирен тычканнар тарата бит. Песиләргә дә тычканнардан иярергә мөмкин, бер ел элек шундый очрак булганын хәтерлим”, – ди аучы - Яңа Шашы авылы ветеринария участогы мөдире Рамил Гарипов. Котыру чиренең таралышын төлкеләр санын контрольдә тотып, шушылай вакцинация үткәреп, йорт хайваннарына прививка ясап кына кисәтеп була, ди ул. “Авыл тирәсендә төлке күренгәне турында хәбәр ирешсә, ауга чыгабыз”, – ди Рамил Гарипов.
Районның аучылык бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиуллин сөйләгәнчә, җирлектә 150гә якын аучы теркәлгән. “Төлкеләргә вакцинация оештырырга, гадәттә, ветеринарларга 3-4 аучы ярдәмгә килә. Төлкеләр артык үрчеп китмәсен өчен, ауга да чыгабыз. Узган ел бер аучыбыз - Таһир Нәҗипов - 60 төлке атты. Кышкы исәп алу мәгълүматларына караганда, бүген безнең урманнарда 300дән артык төлке исәпләнә”, – дип мәгълүмат бирә Илдар Вәлиуллин.
Районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе сүзләренчә, апрель азагында авыллардагы бөтен шәхси хуҗалыкларда асралган терлеккә, эт һәм песигә дә котыру чиренә каршы прививка ясап чыгачаклар. “Маллар көтүгә чыкканчы, прививкалы булырга тиеш”, – ди ветеринар табиб. Җирлектә шәхси хуҗалыкларның абзарларындагы мал-туар саны 5 меңгә җитә. Эре хуҗалыкларда исә барлыгы 25 мең мөгезле эре терлек асрылыйлар: аларга инде республика күләмендә дә гыйнвар аеннан вакцинация үткәрелә башлаган.

“Татар-информ”
Лилия Гаделшина 
http://tatar-inform.tatar/news/2017/04/13/138655/

14
март, 2017 ел
сишәмбе

Котыру авыртуы белән авыртучы төлке, эт hәм мәчеләр саны бар әле. Аларның кешеләргә hәм йорт хайваннарына һөҗүм итү очраклары да юк түгел. Нәрсә соң ул котыру авыртуы? Ул табигатьтә очрый торган нейротроп вирус авыртуы. Ул вирусны безнең якта нәкъ менә төлке, эт һәм мәчеләр күчерә. Кыргый хайваннар кешеләргә hәм йорт хайваннарына һөҗүм иткәндә авыру җәрәхәттән селәгәй аша йога. Организмда вирус нервлар аркылы арка миенә hәм баш миенә үтеп керә. Котыру авыртуы эләккән терлек башта кешедән курка, ә икенче стадиядә агрессивка әйләнә hәм параличланып үләләр.

Этләрдә котыру авыртуы агрессив рәвештә бара. Авызыннан селәгәй ага, күз кызара.

Авыру кыргый хайван тешләгән очракта шул ук вакытта больницага барып прививкалар ясатырга кирэк.

Бу котыру авыртуыннан ничек сакланырга соң?

Беренче итеп бәйсез йөргән этләрнең санын кыскартырга кирәк. Бу эшне башкаруны дәүләт финанслый hәм авыл җирлеге башлыклары үз өсләренә ала. Шулай ук аучылар белән төлкеләрне атуны оештырырга кирәк.

Әтнә ветеринария берләшмәсе 2017 елның гыйнвар аенда барлык күмәк хуҗалыкларда булган терлекне котыру авыртуына каршы вакцинация үткәрү белән шөгыльләнде. Шулай ук яз айларында шәхси хуҗалыкларда булган терлекләргә, эт hәм мәчеләргә котыруга каршы вакцинация үткәрәчәк.


1
март, 2017 ел
чәршәмбе
Аксубай районы ветеринария берләшмәсендә яңа җитәкче билгеләнде. Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Гараев бүген коллективка Рәис Хөснуллинны тәкъдим итте. Рәис Салих улы улы югары ветеринар белемгә ия. Ветеринария берләшмәсе итеп билгеләнгәнче Аксубай районы ветеринария берләшмәсендә мал табибы-эпизоотолог булып эшләгән.

27
февраль, 2017 ел
дүшәмбе
Лейкемия – кан тамырлары системасын зарарлаучы дәвалауга бирешми торган авыру. Аны дәвалау бик кыйммәткә төшә һәм һәрвакытта да нәтиҗәләр бирми. Сыйфат сертификаты булмаган арзан сөт сатып алып, гомерегезне куркыныч астына куймагыз.
Район авылларында халык җыеннары дәвам итә һәм анда яшәү урынындагы иң авырткан проблемалар күтәрелә. Шуларның берсе – шәхси секторда тотылучы сыерларда лейкоз авыруы арту.
Дәвалап булмый торган йогышлы бу авыру белән Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә дә бик күп терлек авырый. Нигездә бу авыру белән сөтне аеруча күп бирә торган сыерлар, сарык, ат һәм башка йорт хайваннары чирли. Авыру хайванның сөтен дә, итен дә кулланырга ярамый. Сыерның сөтен кайнатып куллану да тыела. Чирле сыер сөтен кулланудан кешедә онкология авырулары килеп чыгарга мөмкин икән. Белгечләр сөтне пастеризацияләүгә, аның да ультрапастеризациясенә өстенлек бирә, кулдан сөт сатып алу – сәламәтлегеңә төкереп карау белән бер дигән фикерне әйтә. Кибеттән сатып алу кулай имеш, сөт эшкәртү комбинатларында сөт медицина контролен уза.
– Шуңа күрә шәхси сектордагы мөгезле эре терлекләр һәрдаим медицина тикшерүе узарга тиеш. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының 359нчы карары (11.05.1999) нигезендә барлык терлекләрне дә ел саен Яшел Үзән районы дәүләт ветеринария берләшмәсенең диаг¬ностика бүлегендә елга ике тапкыр иммуннодиффузия реакциясенә серологик тикшеренү уздырырга кирәк. 2016 елда шәхси секторда сыерлардан 2701 проба алдык. Шуларның 365 пробасы лейкоз күрсәтте. Бу – тикшерелгән сыерларның 13 проценты, – ди районың баш ветеринары Физзәт Фәхретдинов.
– Физзәт Имаметдинович, әйдәгез әле, район авылларына күз салыйк. Халыкны куркыту өчен түгел, белеп тору өчен.
– Соңгы тапкыр көз көне тикшерүләр уздырылды бит инде. Мәсәлән, Олы Ачасырда 61 сыерның 23ендә лейкоз авыруы ачыкланды. Бишнәдә 75 баш сыерның 35е шушы зәхмәт белән чирли. Бу – районда иң зур саннар. Күгәйдә 43 баш сыерның – 6сы, Карагуҗаның 45 баш сыердан 9ы чирле.
– Лейкоздан чиста авыллар бармы?
– Кече Өтәк, Юынчы, Айдар, Ураз¬лы авыллары хуҗалыкларында бу чир теркәлмәде. Бу исемлеккә Мулла Илен дә кертергә булыр иде. Анда 89 сыердан нибары 1се генә лейкозлы.
Авыл хәзер сыерсыз. Халык, аеруча аз керемле пенсионерлар, сөтне күрше-күләннән, махсус сатучылардан алырга тырыша. Баксаң, лейкозлы сөт продукциясен сатучылар үз гаиләсен генә түгел, авылдашларының да сәламәтлеген кыл өстенә куя икән.
Район ветеринария хезмәте бу проблема өстендә эзлекле эш алып бара. Әлбәттә, монда авыл җирлеге башлыклары да читтә калырга тиеш түгел. Лейкозга каршы көрәштә 2017-2019 елларга «Юл картасы» төзелгән. Әлеге проблема буенча сораулар булганда, район ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Онкология авыруы турыдан-туры лейкозлы сөт кулланудан чыгуы фәндә төгәл расланмаган, бу язма да чираттагы «страшилка» түгел. Әмма сакланганны саклармын дигән бит.

Гүзәл Минһаҗева
Яшел Үзән газетасыннан


22
февраль, 2017 ел
чәршәмбе
Бөек рус галиме Иван Павлов “Табиб – кешене, ә ветеринария табибы бөтен кешелекне дәвалый”, – дигән. Бу канатлы сүзләр район ветеринария берләшмәсенең утырышлар залында да зур хәрефләр белән язып эленгән.
Бер сөйләшеп утырганда берләшмә җитәкчесе Ринат Фәйзрахмановтан: “Ник нәкъ менә шушы һөнәрне сайларга булдыгыз?” – дип сорадым.
– Бөтен кешелекне дәвалыйсым килде, – диде ул уены–чыны белән. – Бик кызыклы да, авыр да, әмма кешеләргә бик кирәкле һөнәр. Бу юлны сайлаганыма беркайчан да үкенгәнем булмады.
Арчада туып–үскән егет 1979 елда Казан дәүләт ветеринария институтына укырга керә, аны тәмамлагач 1984 елдан районыбызның “Игенче” колхозына (үзәге Күпербаш авылында) баш ветеринария табибы булып эшли башлый.
– Бик әйбәт җитәкчеләр белән эшләргә туры килде миңа, – ди ул. – Хәсән абый Идрисов, Сәлим Гыймадиев белән аңлашып, киңәшеп эшләдек. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рафаэль Хәсәнов, ветеринария белгече Мөнир Гыйматов киңәшләре белән ярдәм иттеләр, күп нәрсәгә өйрәттеләр.
Ринат Абделхак улы 2005 елда Арча, Әтнә, Биектау, Балтач, Теләче, Питрәч районнарына “Россельхознадзор”ның баш дәүләт инспекторы итеп билгеләнә. Әлеге гаять җаваплы вазыйфаны ун ел башкара. 2015 елдан район ветеринария дәүләт инспекторы итеп билгеләнә. 2015 елдан район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе. Узган ел республика буенча беренчелекне яулаган өчен, берләшмәне җиңел машина белән бүләкләделәр.
Ринат Абделхак улы үз һөнәре буенча зур тәҗрибә туплаган белгеч. Ул хуҗалыкларда еш була, кайда нинди хәл икәнлеген яхшы белә, үтемле киңәшләре белән ярдәм итәргә тырыша. Берләшмә хезмәткәрләре урыннарга чыгып азыкларны анализга алалар, аның нәтиҗәләре буенча киңәшләрен җиткерәләр.
Берләшмә коллективы районда йогышлы авыруларны булдырмау буенча нәтиҗәле эш алып бара.
Ринат Фәйзрахманов район газетасы белән дә тыгыз элемтәдә тора, газета укучыларыбыз сорауларына тиз арада аңлаешлы итеп җавап бирә. Республикада да аның абруе зур. 2012 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган табибы дигән мактаулы исем бирелде.
Аларның гаиләләрендә кешеләр дәвалаучы табиб та бар – тормыш иптәше Лилия Рубисовна район поликлиникасын җитәкли. Балалары да акыллы, тәрбияле, итагатьле булып үстеләр. Икесе дә югары белем алды. Руслан районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе, Рим “Россельхознадзор”ның алты райондагы баш дәүләт инспекторы.
Ринат Абделхак улы бу көннәрдә үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Без дә аңа иң матур теләкләребезне юллыйбыз!
Ильяс Фәттахов
Арча хәбәрләре газетасыннан

10
февраль, 2017 ел
җомга
Казан шәһәрендә узган төбәкара Worldskills чемпионатында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының 4 укучысы да катнашты.
Катнашып кына калды дисәм ялган булыр. Алар бәйгенең өч компетенциясендә катнашып, лаеклы урыннар да яулап кайтты. Булат Мөхәммәдиев белән Алинә Баһаутдинова, Алинә Нурушева белән Айнур Сабирзянов әлеге бәйгегә әзерлек барышында башта республика районнарында сетевой бәйгеләрдә катнашып, үзләре кебекләр арасында яхшы күрсәткечләргә иреште. Казан шәһәрендә узган бу бәйгегә дә ныклап хәзерләнде алар. Ә бәйге чыннан да кырыс шартларда узган. Моны аңлау өчен укучыларның эш мәйданчыгында 8 сәгать дәвамында булулары, ут күз экспертлар карашы астында эшләүләрен әйтеп узу кирәктер. Баш экспертлар Мәскәүдән кайткан булса, биредәгеләре дә тәҗрибәле, югары компетенцияле - үз эшләренең чын осталары. Шул шартларда да каушап калмыйча, алган белемнәренең ныклыгын, төплелеген исбат итәләр укучыларыбыз.
Ветеринария компетенциясе буенча бәйгедә катнашкан Алинә Баһаутдинова дүртенче урын иясе. Аны укытучылар Марат Галимҗанов һәм Илгиз Хисамиев әзерләгән. Фәридә Хәсәнова эксперт буларак бу компетенциядә катнашучыларның эшенә бәя биргән. Катнашучылар ике көн дәвамында барлыгы 12 бирем үтәгәннәр. Микробиология, ветсанэкспертиза, малларны клиник күзәтүгә кагылышлы биремнәр арасында микробиологиядән иң күп балл җыйган Алинә. “ Ул бик тырыш кыз, яхшы билгеләренә генә укый. Бирелгән биремнәрне үтәү бик зур төгәллек һәм сабырлык таләп итә. Алинә югары дәрәҗәдәге экспертлар каршында да каушап, югалып калмыйча, үзенең тиешле дәрәҗәдә әзерлекле булуын исбат итте,”- ди аның турында укытучысы Фәридә Фәрит кызы.

Фәридә ФИЛАТОВА
Әтнә таңы газетасыннан.

9
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе
Соңгы елларда чит илләрдә һәм Россиянең кайбер төбәкләрендә терлекләр арасында яман чирләр таралуны белеп торабыз. Аеруча хәвефкә салганы – африка чумасы. Ул – дуңгыз чире. Көтүгә килеп кердеме – тиз арада бөтен көтүне кырып салачак. Галимнәр әлегә авыру вирусына каршы дәвалау чараларын таба алмыйлар. Бердәнбер чара – авыру таралмасын өчен чирле дуңгызларны яндыру. Әлеге афәтне булдырмау өчен нинди ветеринария чаралары күрелүе турында район ветеринария берләшмәсе башлыгы, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Әнсәр Әхәт улы Әбделмәнов белән әңгәмә кордык.
– Әнсәр Әхәтович, кайбер кешеләр африка чумасына Африка илләре өчен хас күренеш кебек карыйлар. Безнең салкын һава шартларында үләт чире таралмас кебек, шуңа да үзләрен тыныч тоталар. Белгечләрнең бу мәсьәләгә карашы ничек?
– Бу үләт чиренең чиге юк. Ул климат шартларына бәйле түгел. Бик көчле вируслы авыру. Гаять тиз таралып, үлемгә китерә торган чир. Гадәттә төрле яшьтәге һәм төрле нәселдәге дуңгызлар, шул исәптән кабан дуңгызлары авырый. Вирус дуңгызларга ашата торган, термик яктан эшкәртелмәгән ашамлык калдыкларында була. Сәламәт дуңгызларга авыру вирусы азык, тирес, ит продуктлары, талпаннар аша эләгергә мөмкин. Авыру – дуңгызның чирләп йөрү вакыты ике тәүлектән 22 тәүлеккә кадәр дәвам итә. Авыруның төп билгеләре: хайванның тән температурасы кинәт күтәрелә, сулыш алуы ешая, тәне кызарып чыга. Дуңгыз 1-3 көн эчендә үлә. Дәвалау бер төрле файда бирми.
– Республикада һәм якын-тирә өлкәләрдә африка чумасы килеп чыгу очраклары ветеринария хезмәткәрләре эшен бермә-бер арттыргандыр инде.
– Әлбәттә. Норлат районында, Чувашстанда һәм быел Саратов өлкәсендә килеп чыккан африка чумасы бөтенебезне сискәндерде. Норлат районында 426 баш дуңгыз яндырылды, хуҗалыкка биш млн сумлык зыян килде. Без крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыкларда асрала торган дуңгызларга игътибарны бермә-бер арттырдык. Әлеге хуҗалыкларны өч тапкыр йөреп чыгып, дуңгызларны асрау тәртибе белән танышып, хуҗаларына авырудан саклану кагыйдәләрен тараттык. Дуңгызларны бары тик ябык биналарда асрау, абзарга бер төрле генә өс һәм аяк киемнәре белән керү, ризыкны өч сәгать буе пешереп ашату кирәклеген кат-кат исләренә төшереп, махсус листовкалар тараттык. Мондый чаралар эзсез калмас, шәхси хуҗалыклар даими ветеринарлар күзәтүендә. Әледән-әле дуңгыз абзарларына дезинфекцияләр ясыйбыз.
– «Кама-Бекон» җәмгыяте республикада иң эре дуңгызчылык хуҗалыкларыннан санала. Биредә 223202 баш дуңгыз асрала. Аларда африка чумасына каршы һәртөрле чаралар игътибар үзәгендәдер инде.
– Әлбәттә шулай. Хуҗалык инде берничә ел ябык режимда эшли. Эшчеләр һәм автотранспорт бары рөхсәт кәгазе белән генә санитария пункты аша үткәрелә. Турыдан-туры дуңгызлар арасында эшләүче операторларга таләпләр тагын да югарырак. Санитария-ветеринария кагыйдәләренең үтәлешен районда африка чумасына каршы оештырылган комиссия даими тикшереп тора. Без, комиссия әгъзалары, дуңгызларны нәрсә белән ашатуга зур игътибар бирәбез. Чөнки африка чумасы килеп чыгуга китерә торган сәбәпләрнең берсе – азык-төлек калдыклары. Аларны җәмәгать туклануы предприятиеләренньн арзан бәягә алып, эшкәртмичә ашатудан, чи ит калдыклары, катнаш азык һәм башка шундый төрле азык-төлек ашатудан яман чир вирусы эләгергә мөмкин. Шуңа күрә дуңгызларны ашатуга-эчертүгә бик сак булырга кирәк. Хәзерге катлаулы чорда дуңгызчылык белән шөгыльләнүче хуҗалыклар бу мәсьәләләргә бик сизгер булсыннар иде. Аллаһы Тәгалә: «Сакланганны саклармын», дигән. Шул чагында гына бу афәттән котыла алырбыз.

Хәмит Мөхәммәтшин
«Якты юл»
Тукай районы газетасыннан

26
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе
Еврофинс Агро Тестинг Вагенинген Би Ви (BLGG) лабораториясе икенче ел рәттән “Лучший кукурузный силос” исемле конкурс оештыра. Сүз дә юк, тупас азыкның югары сыйфатлы булуы сөтчелектәге терлекләрне тукландыруда мөһим роль уйный. Чөнки ул тукландыруда иң зур икътисади эффектка ия булган чыганак дип санала. Мондый конкурс уздыру тупас азыкның сыйфатын яхшыртып, бер килограмм сөт алуга киткән тупас азыкның үзкыйммәтен күтәрергә дә булыша. Лабораториядә химик анализ да, мәгълүматлар да исәпкә алына. Анализда коры матдә, лактациягә тотылучы чиста энергия, органик матдәне ашкайнату коэффициенты, аммиаклы фракция, крахмал һәм нейтраль-детергент күзәнәкләр хәлиткеч роль уйный. Конкурста Россиянең күп төбәкләреннән сөтчелек фермалары катнашкан. Ә узган елгы нәтиҗәләре өлешчә билгеле булды. Өлешчә, чөнки, әлегә финалга чыккан 10 хуҗалык исемен генә игълан иттеләр. Ә җиңүчеләр белән соңрак, “Агроферма-2017” күргәзмәсе кысаларында таныштыралар. Финалдагы “унлык” арасында Әтнәнең “Шахтер” һәм “Тукай” хуҗалыкларын күрү, үзенә күрә бер горурлык хисе тудыра. “Унлык”та берьюлы ике хуҗалыгыбыз булу, Әтнә силосы – Россиядә иң яхшылардан санала дип әйтергә мөмкинлек бирә. Ә бу терлекчелек продукциясе, сөт арту сәбәпләренең берсе. Чәршәмбе көнне Россиядәге штаб-квартирасы Мәскәүдә урнашкан әлеге лаборатория вәкиле – Надежда Байман составындагы тулы бер делегация Әтнәгә килде. Кунакларны районның ветеринария станциясе җитәкчесе Рөстәм Һашимов озата йөрде. “Килүебезнең максаты – җиңүчеләр, номинантлар белән якыннан, биредәге эш шартлары белән танышу”, - диде ул. Делегация составында әлеге фирманың күпсанлы партнерлары да килгән. Үзенә күрә “Түгәрәк өстәл” оештырып, киңәшү, тәҗрибә уртаклашу өчен бер дигән мөмкинлек булды бу. Киңәшмә “Тукай” директоры Илфат Хәкимов бүлмәсендә узды. Киңәшмәдә “Шахтер” җитәкчесе Айназ Хәкимов, республиканың терлек азыгы җитештерү өлкәсендәге фирма, хуҗалык белгечләре дә катнашты. Биредә лабораториянең вәкиллеген ачу буенча да сүз булды. “Өч елга якын компаниянең яңа вәкиллеген кайда булдыру юнәлешендә уйландык. Ниһаять, бу өлкәдә беренче адым ясалды”, - диде делегация җитәкчесе. Үзара әңгәмәгә килсәк, сүз башлыча, силосның туклыклылык системасы буенча барды. Күпчелек ашкайнату коэффициенты бик мөһим дигән фикердә. Надежда Байман да “Сезнең ике хуҗалыкта да ашкайнату коэффициенты күрсәткечләре яхшы, ә “Шахтер”да югарырак. Консервация, трамбовка, РН күрсәткече, транзит крахмал да бик яхшы”, - дип билгеләде. “Сездәге яхшы нәтиҗәне генә түгел, ул нәтиҗәгә ничек ирешүегез дә кызыксындыра”, - дип тә өстәде. Кунакларны райондагы терлекчелекнең өстенлекле юнәлешләре дә (Әтнәдә яңа сөтчелек комплекслары төзелә, димәк, баш саны арта һ.б.), кукуруз игү технологиясе дә кызыксындырды. Сүз уңаеннан, кукурузның иртә өлгерә торган сортларын игәргә тәкъдим иттеләр. Кыскасы, бик мөһим әңгәмә булды ул: бәхәссез, ике як өчен дә. Әнә бит, делгация җитәкчесе үзе дә: “Безнең Нидерландта урнашкан баш берәмлектәге белгечләр дә төрле чит илләрдә йөреп, уңай өлкәләрне алып кайтып кулланалар”, - диде.

20
гыйнвар, 2017 ел
җомга
19 гыйнвар көнне районның терлекчелек өлкәсендәге җаваплы җитәкчеләре, белгечләре катнашында махсус җыелыш булып узды.
Киңәшмәне район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов алып барды. Төп доклад белән чыгыш ясаган районның баш мал табибы Рөстәм Һашимов терлекчелектә технологияләрне төгәл үтәргә кирәклеге турында сөйләде. Дөрестән дә, югалтулар әнә шул тех¬нологияләрне тиешенчә үтәмәүгә бәйле. Алып җитмә¬гән авыл хуҗалыгы продукциясе, беренче чиратта, бу өлкәдәге хилафлыгыбызга бәйле.
Район башлыгы нәкъ шуларны ачыклап үтте – сөт һәм ит җитештерүдәге рентабельлекне таблицалар аша аңлатты. Монда һәр хуҗалыктагы үзкыйммәт тә, продукциянең чынлыктагы кыйммәте дә ачык чагылган.
Гомумән алганда, күмәк хуҗалыклар файдага эшли. Тик шунысы да бар, кайберләрендә югалтулар да аз түгел. Әйтик, «Дусым» һәм «Уңыш»та бу ачык чагыла, дип билгеләде докладчылар.
Аерып тормыйча, сөт һәм ит җитештерү өлкәсендәге гомуми эффектлылыкны күзалласак, шушы 2 хуҗалыкның «минус»ка эшләве күренә.
Тагын бер мөһим факт – сөт җитештерүдәге рен¬табель¬лектән бигрәк ит җитештерүдәгесе начар хәлдә.
Күмәк хуҗалыклар боларны күзаллап нәтиҗә ясарлар, таблицада күрсәтелгәнчә, терлекчелектәге эффектлылыкны беренче чиратка куярлар, дигән өметтә калыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International