Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының
Баш ветеринария идарәсе
рус
тат
Сорау бирү
ВЕДОМСТВО ТУРЫНДА
Ведомство турында
Җитәкче турында
Ведомство структурасы
МАКСАТЛАР ҺӘМ БУРЫЧЛАР
Ведомство крамагындагы учреждениеләр
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе каршында җәмәгать Советы
Эшчәнлек
Беренчел проектлар
Дәүләт тарафыннан күрсәтелүче хезмәтләр
Коррупциягә каршы сәясәт
Кадрлар сәясәте
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Түләүсез юридик хезмәт
Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәте белгечләре өчен мәгълүмат
ДОКУМЕНТЛАР
Федераль Законнар
Татарстан Республикасы Законнары
Татарстан Республикасы Рәисе карантин салу һәм юкка чыгару турында указлары
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең норматив хокук актлары
Түләүле ветеринария хезмәтләре бәяләре
Таможня союзы
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар
Пресс-релизлар
Видеорепортажлар
Фоторепортажлар
Элемтә
Чыгышлар, докладлар
Файдалы сылтамалар
Сайт картасы
Правила аккредитации журналистов
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Элемтә
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү
Еш бирелә торган сораулар
Законнар
Белешмәлек мәгълүматы
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен хәл итү буенча исәп
Татарстан Республикасы Ведомстволары
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе
Әтнә силосы – Россиядә иң яхшысы
2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Еврофинс Агро Тестинг Вагенинген Би Ви (BLGG) лабораториясе икенче ел рәттән “Лучший кукурузный силос” исемле конкурс оештыра.
Сүз дә юк, тупас азыкның югары сыйфатлы булуы сөтчелектәге терлекләрне тукландыруда мөһим роль уйный. Чөнки ул тукландыруда иң зур икътисади эффектка ия булган чыганак дип санала. Мондый конкурс уздыру тупас азыкның сыйфатын яхшыртып, бер килограмм сөт алуга киткән тупас азыкның үзкыйммәтен күтәрергә дә булыша. Лабораториядә химик анализ да, мәгълүматлар да исәпкә алына. Анализда коры матдә, лактациягә тотылучы чиста энергия, органик матдәне ашкайнату коэффициенты, аммиаклы фракция, крахмал һәм нейтраль-детергент күзәнәкләр хәлиткеч роль уйный.
Конкурста Россиянең күп төбәкләреннән сөтчелек фермалары катнашкан. Ә узган елгы нәтиҗәләре өлешчә билгеле булды. Өлешчә, чөнки, әлегә финалга чыккан 10 хуҗалык исемен генә игълан иттеләр. Ә җиңүчеләр белән соңрак, “Агроферма-2017” күргәзмәсе кысаларында таныштыралар. Финалдагы “унлык” арасында Әтнәнең “Шахтер” һәм “Тукай” хуҗалыкларын күрү, үзенә күрә бер горурлык хисе тудыра. “Унлык”та берьюлы ике хуҗалыгыбыз булу, Әтнә силосы – Россиядә иң яхшылардан санала дип әйтергә мөмкинлек бирә. Ә бу терлекчелек продукциясе, сөт арту сәбәпләренең берсе.
Чәршәмбе көнне Россиядәге штаб-квартирасы Мәскәүдә урнашкан әлеге лаборатория вәкиле – Надежда Байман составындагы тулы бер делегация Әтнәгә килде. Кунакларны районның ветеринария станциясе җитәкчесе Рөстәм Һашимов озата йөрде. “Килүебезнең максаты – җиңүчеләр, номинантлар белән якыннан, биредәге эш шартлары белән танышу”, - диде ул. Делегация составында әлеге фирманың күпсанлы партнерлары да килгән. Үзенә күрә “Түгәрәк өстәл” оештырып, киңәшү, тәҗрибә уртаклашу өчен бер дигән мөмкинлек булды бу. Киңәшмә “Тукай” директоры Илфат Хәкимов бүлмәсендә узды. Киңәшмәдә “Шахтер” җитәкчесе Айназ Хәкимов, республиканың терлек азыгы җитештерү өлкәсендәге фирма, хуҗалык белгечләре дә катнашты. Биредә лабораториянең вәкиллеген ачу буенча да сүз булды. “Өч елга якын компаниянең яңа вәкиллеген кайда булдыру юнәлешендә уйландык. Ниһаять, бу өлкәдә беренче адым ясалды”, - диде делегация җитәкчесе.
Үзара әңгәмәгә килсәк, сүз башлыча, силосның туклыклылык системасы буенча барды. Күпчелек ашкайнату коэффициенты бик мөһим дигән фикердә. Надежда Байман да “Сезнең ике хуҗалыкта да ашкайнату коэффициенты күрсәткечләре яхшы, ә “Шахтер”да югарырак. Консервация, трамбовка, РН күрсәткече, транзит крахмал да бик яхшы”, - дип билгеләде. “Сездәге яхшы нәтиҗәне генә түгел, ул нәтиҗәгә ничек ирешүегез дә кызыксындыра”, - дип тә өстәде.
Кунакларны райондагы терлекчелекнең өстенлекле юнәлешләре дә (Әтнәдә яңа сөтчелек комплекслары төзелә, димәк, баш саны арта һ.б.), кукуруз игү технологиясе дә кызыксындырды. Сүз уңаеннан, кукурузның иртә өлгерә торган сортларын игәргә тәкъдим иттеләр.
Кыскасы, бик мөһим әңгәмә булды ул: бәхәссез, ике як өчен дә. Әнә бит, делгация җитәкчесе үзе дә: “Безнең Нидерландта урнашкан баш берәмлектәге белгечләр дә төрле чит илләрдә йөреп, уңай өлкәләрне алып кайтып кулланалар”, - диде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
июнь, 2026 ел
Мәгълүмат!
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.
5
июнь, 2026 ел
Мәгълүмат!
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.
Мәгълүмат!
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе 2026 елның июнендә Казан дәүләт аграр университетының «Н.Э.Бауман исемендәге Казан ветеринария медицинасы Академиясе» институты базасында узачак «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының төбәк этабында «Ветеринария фельдшеры» номинациясендә катнашучыларны теркәү башлану турында хәбәр итә.
3
июнь, 2026 ел
Мәгълүмат!
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы су биологик ресурсларын саклау өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз