Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының
Баш ветеринария идарәсе
рус
тат
Сорау бирү
ВЕДОМСТВО ТУРЫНДА
Ведомство турында
Җитәкче турында
Ведомство структурасы
МАКСАТЛАР ҺӘМ БУРЫЧЛАР
Ведомство крамагындагы учреждениеләр
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе каршында җәмәгать Советы
Эшчәнлек
Беренчел проектлар
Дәүләт тарафыннан күрсәтелүче хезмәтләр
Коррупциягә каршы сәясәт
Кадрлар сәясәте
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Түләүсез юридик хезмәт
Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәте белгечләре өчен мәгълүмат
ДОКУМЕНТЛАР
Федераль Законнар
Татарстан Республикасы Законнары
Татарстан Республикасы Рәисе карантин салу һәм юкка чыгару турында указлары
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең норматив хокук актлары
Түләүле ветеринария хезмәтләре бәяләре
Таможня союзы
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар
Пресс-релизлар
Видеорепортажлар
Фоторепортажлар
Элемтә
Чыгышлар, докладлар
Файдалы сылтамалар
Сайт картасы
Правила аккредитации журналистов
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Элемтә
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү
Еш бирелә торган сораулар
Законнар
Белешмәлек мәгълүматы
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен хәл итү буенча исәп
Татарстан Республикасы Ведомстволары
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе
Казан шәһәрендә узган төбәкара Worldskills чемпионатында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының 4 укучысы да катнашты
2017 елның 10 феврале, җомга
Казан шәһәрендә узган төбәкара Worldskills чемпионатында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының 4 укучысы да катнашты.
Катнашып кына калды дисәм ялган булыр. Алар бәйгенең өч компетенциясендә катнашып, лаеклы урыннар да яулап кайтты. Булат Мөхәммәдиев белән Алинә Баһаутдинова, Алинә Нурушева белән Айнур Сабирзянов әлеге бәйгегә әзерлек барышында башта республика районнарында сетевой бәйгеләрдә катнашып, үзләре кебекләр арасында яхшы күрсәткечләргә иреште. Казан шәһәрендә узган бу бәйгегә дә ныклап хәзерләнде алар. Ә бәйге чыннан да кырыс шартларда узган. Моны аңлау өчен укучыларның эш мәйданчыгында 8 сәгать дәвамында булулары, ут күз экспертлар карашы астында эшләүләрен әйтеп узу кирәктер. Баш экспертлар Мәскәүдән кайткан булса, биредәгеләре дә тәҗрибәле, югары компетенцияле - үз эшләренең чын осталары. Шул шартларда да каушап калмыйча, алган белемнәренең ныклыгын, төплелеген исбат итәләр укучыларыбыз.
Ветеринария компетенциясе буенча бәйгедә катнашкан Алинә Баһаутдинова дүртенче урын иясе. Аны укытучылар Марат Галимҗанов һәм Илгиз Хисамиев әзерләгән. Фәридә Хәсәнова эксперт буларак бу компетенциядә катнашучыларның эшенә бәя биргән. Катнашучылар ике көн дәвамында барлыгы 12 бирем үтәгәннәр. Микробиология, ветсанэкспертиза, малларны клиник күзәтүгә кагылышлы биремнәр арасында микробиологиядән иң күп балл җыйган Алинә. “ Ул бик тырыш кыз, яхшы билгеләренә генә укый. Бирелгән биремнәрне үтәү бик зур төгәллек һәм сабырлык таләп итә. Алинә югары дәрәҗәдәге экспертлар каршында да каушап, югалып калмыйча, үзенең тиешле дәрәҗәдә әзерлекле булуын исбат итте,”- ди аның турында укытучысы Фәридә Фәрит кызы.
Фәридә ФИЛАТОВА
Әтнә таңы газетасыннан.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
июнь, 2026 ел
Мәгълүмат!
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.
5
июнь, 2026 ел
Мәгълүмат!
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.
Мәгълүмат!
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе 2026 елның июнендә Казан дәүләт аграр университетының «Н.Э.Бауман исемендәге Казан ветеринария медицинасы Академиясе» институты базасында узачак «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының төбәк этабында «Ветеринария фельдшеры» номинациясендә катнашучыларны теркәү башлану турында хәбәр итә.
3
июнь, 2026 ел
Мәгълүмат!
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы су биологик ресурсларын саклау өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз