Африка чумасына ныклы киртә корыйк

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе
Соңгы елларда чит илләрдә һәм Россиянең кайбер төбәкләрендә терлекләр арасында яман чирләр таралуны белеп торабыз. Аеруча хәвефкә салганы – африка чумасы. Ул – дуңгыз чире. Көтүгә килеп кердеме – тиз арада бөтен көтүне кырып салачак. Галимнәр әлегә авыру вирусына каршы дәвалау чараларын таба алмыйлар. Бердәнбер чара – авыру таралмасын өчен чирле дуңгызларны яндыру. Әлеге афәтне булдырмау өчен нинди ветеринария чаралары күрелүе турында район ветеринария берләшмәсе башлыгы, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Әнсәр Әхәт улы Әбделмәнов белән әңгәмә кордык.
– Әнсәр Әхәтович, кайбер кешеләр африка чумасына Африка илләре өчен хас күренеш кебек карыйлар. Безнең салкын һава шартларында үләт чире таралмас кебек, шуңа да үзләрен тыныч тоталар. Белгечләрнең бу мәсьәләгә карашы ничек?
– Бу үләт чиренең чиге юк. Ул климат шартларына бәйле түгел. Бик көчле вируслы авыру. Гаять тиз таралып, үлемгә китерә торган чир. Гадәттә төрле яшьтәге һәм төрле нәселдәге дуңгызлар, шул исәптән кабан дуңгызлары авырый. Вирус дуңгызларга ашата торган, термик яктан эшкәртелмәгән ашамлык калдыкларында була. Сәламәт дуңгызларга авыру вирусы азык, тирес, ит продуктлары, талпаннар аша эләгергә мөмкин. Авыру – дуңгызның чирләп йөрү вакыты ике тәүлектән 22 тәүлеккә кадәр дәвам итә. Авыруның төп билгеләре: хайванның тән температурасы кинәт күтәрелә, сулыш алуы ешая, тәне кызарып чыга. Дуңгыз 1-3 көн эчендә үлә. Дәвалау бер төрле файда бирми.
– Республикада һәм якын-тирә өлкәләрдә африка чумасы килеп чыгу очраклары ветеринария хезмәткәрләре эшен бермә-бер арттыргандыр инде.
– Әлбәттә. Норлат районында, Чувашстанда һәм быел Саратов өлкәсендә килеп чыккан африка чумасы бөтенебезне сискәндерде. Норлат районында 426 баш дуңгыз яндырылды, хуҗалыкка биш млн сумлык зыян килде. Без крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыкларда асрала торган дуңгызларга игътибарны бермә-бер арттырдык. Әлеге хуҗалыкларны өч тапкыр йөреп чыгып, дуңгызларны асрау тәртибе белән танышып, хуҗаларына авырудан саклану кагыйдәләрен тараттык. Дуңгызларны бары тик ябык биналарда асрау, абзарга бер төрле генә өс һәм аяк киемнәре белән керү, ризыкны өч сәгать буе пешереп ашату кирәклеген кат-кат исләренә төшереп, махсус листовкалар тараттык. Мондый чаралар эзсез калмас, шәхси хуҗалыклар даими ветеринарлар күзәтүендә. Әледән-әле дуңгыз абзарларына дезинфекцияләр ясыйбыз.
– «Кама-Бекон» җәмгыяте республикада иң эре дуңгызчылык хуҗалыкларыннан санала. Биредә 223202 баш дуңгыз асрала. Аларда африка чумасына каршы һәртөрле чаралар игътибар үзәгендәдер инде.
– Әлбәттә шулай. Хуҗалык инде берничә ел ябык режимда эшли. Эшчеләр һәм автотранспорт бары рөхсәт кәгазе белән генә санитария пункты аша үткәрелә. Турыдан-туры дуңгызлар арасында эшләүче операторларга таләпләр тагын да югарырак. Санитария-ветеринария кагыйдәләренең үтәлешен районда африка чумасына каршы оештырылган комиссия даими тикшереп тора. Без, комиссия әгъзалары, дуңгызларны нәрсә белән ашатуга зур игътибар бирәбез. Чөнки африка чумасы килеп чыгуга китерә торган сәбәпләрнең берсе – азык-төлек калдыклары. Аларны җәмәгать туклануы предприятиеләренньн арзан бәягә алып, эшкәртмичә ашатудан, чи ит калдыклары, катнаш азык һәм башка шундый төрле азык-төлек ашатудан яман чир вирусы эләгергә мөмкин. Шуңа күрә дуңгызларны ашатуга-эчертүгә бик сак булырга кирәк. Хәзерге катлаулы чорда дуңгызчылык белән шөгыльләнүче хуҗалыклар бу мәсьәләләргә бик сизгер булсыннар иде. Аллаһы Тәгалә: «Сакланганны саклармын», дигән. Шул чагында гына бу афәттән котыла алырбыз.

Хәмит Мөхәммәтшин
«Якты юл»
Тукай районы газетасыннан
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International