25 нче декабрь көнне 10.00 сәг тә Авыл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы скверда “Хайваннар дөньясында” дип исемләнгән бәйрәм була.
Аны Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршында баш ветеринария идарәсе оештыра.
Бәйрәм программасында: мал табибларына машиналар тапшыру, ярминкә, авыл хуҗалыгы продукциясенә дегустация, бәйгеләр, уеннар, күргәзмәләр. Иң мөһиме – лотерея! Төп бүләк – тай.
1 декабрьдә Балтач гимназиясендә «ачык ишекләр» көне үтте. Әлеге чара чыгарылыш сыйныф укучыларына һөнәр сайлауда юнәлеш бирү максатыннан махсус оештырылды. Укучылар Казан Дәүләт аграр университеты һәм Казан Дәүләт ветеринария медицинасы академиясе вәкилләре белән очрашты.
Балтач авыл хуҗалыгы районы буларак, урта мәктәпне тәмамлаган егет-кызларның күпчелеге дә авыл хуҗалыгы белән бәйле югары белем алу юнәлешен сайлый. Бүгенге очрашуда югары уку йортыннан килгән бертөркем вәкилләр - Татарстан Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары А.Р. Гәрәев, Казан Дәүләт аграр университетының экономика институты директоры Ф.Н. Мөхәммәтгалиев, Казан Дәүләт аграр университеты доценты Ф.Н. Әүхәдиев, Казан Дәүләт ветеринария медицинасы академиясе профессоры В.Г. Софронов үз чыгышларында укучыларны белем алуның төрләре, факультетлар, студентлар тормышы, стипендия төрләре һәм күләмнәре, һөнәрләрнең актуальлелеге белән таныштырдылар, тулы мәгълүмат бирделәр.
Казаннан килгән кунаклар арасында Норма урта мәктәбен тәмамлап әлеге уку йортында белем алучы студент егетнең чыгышы укучыларда икеләтә кызыксындыру уятты. Студент тормышының төрле якларына тукталды ул. "Белем алып кына калмыйсыз, ә спорт белән дә, үзешчән сәнгать белән дә шөгыльләнергә вакыт табасыз. Төрле конкурс-фестивальләрдә дә катнаша аласыз. Актив булсагыз, яхшы укысагыз әйбәт кенә күләмдә стипендия алу мөмкинлеге дә бар", диде ул.
Очрашу Казан кунакларының укучыларга мөрәҗәгать итеп, "Сезне киләчәктә үзебезнең уку йортларының студенты итеп күрергә язсын!" дигән күтәренке рухтагы чакыру сүзләре белән тәмамланды.
Октябрь азагында Самара өлкәсендәге 5 шәхси ярдәмче хуҗалыкта нодуляр дерматит авыруы, ягъни малларның тиресендә казымык кебек инфекцияле авыру барлыгы ачыкланды. Әлегә кадәр бу чирне дәвалый алырдай дару уйлап табылмаган.
Нодуляр дерматит белән авырган малларның 50 процентка якыны һәлак булырга мөмкин. Беренче чиратта ул югары продукцияле малларга иярә. Токым китерергә әзерләнгән хайваннар яралгыларын югалта. Алга таба исә чирле малларны асрау тыела.
Бу безнең өчен кай ягы белән куркыныч? Татарстанда эре мөгезле терлек күп күләмдә үрчетелә. Шуңа да нодуляр дерматит һәм тилчә авыруы республика икътисадына дуңгызларның Африка чумасына караганда да күбрәк зыян китерергә мөмкин.
Нодуляр дерматит иң күп теркәлгән илләр арасында беренчеләр рәтендә Төркия тора. Биредә әлеге авыруның 510 очрагы ачыкланган. Нодуляр дерматит очраклары Иракта да күп. Анда - 704, Грециядә - 210, Иранда - 128, Казахстанда - 1, Болгариядә - 98, Әрманстанда 1 очрак теркәлгән.
Россиядә әлеге авыру 16 төбәккә яный. Болар арасында Тамбов, Рязань, Волгоград, Ростов өлкәләре, Дагыстан, Чечня һ.б. республикалар. Чечняда, мисал өчен, 2 ел эчендә нодуляр дерматитның 90 очрагы теркәлгән. 2015 елда бу авыру бары 2 төбәктә - Дагыстан белән Чечняда гына ачыкланган иде. Авыруның татарстан чикләренә якынлашуы берникадәр борчу тудыра ди белгечләр. Республикада инфекциягә каршы чаралар күрелә. Әйтик, татарстан маллары өчен 200 мең чәчәк вакцинасы сатып алынган. Чит төбәкләрдән кертелә торган ит тә контрольдә тотыла. Инфекция яз айларында көчәер дип фаразлана, чөнки бу вакытта канэчкеч бөҗәкләр саны артачак.
Терлек ташучыларга куела торган иң беренче таләп: районның баш ветеринария табибы рөхсәтеннән башка чит төбәкләрдән бер мал-туар да кертелергә тиеш түгел. Икенчедән, кайсы малның 1нче форма ветеринария белешмәсе булу зарур, булмаса, 1 ай вакыт эчендә карантин үтәргә кирәк.
Әгәр дә нодуляр дерматит бар дигән шик туган очракта тиз арада дәүләт ветеринар хезмәте белгечләренә хәбәр итүегез сорала. Белгечләр килгәнче шикле яки авыру хайванны үз урынында аерып калдырырга кирәк.
Әтнә районында мал табиблары шәхси хуҗалыкларга барып, УЗИ аппараты белән сыерларның буазлыгын тикшерәләр. Кирәк булса, ветеринария берләшмәсе белән элемтәгә кереп, мал табибын чакыртытрга мөмкинчелек тудырылган.