ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

14 нче март көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында 95 кг күләмендәге кош итенә ветеринария белешмәсе булмау очрагын ачыклый. Продукция Казанн Буа шәһәренә лителергә тиеш була. Гаепле кеше административ җавплылыкка тартылган.  

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында кизү вакытында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә 14 берәмлек транспорт чарасын туктатып тикшергән. Шуларның 7 сендә контрольдә булырга тиешле продукция ташылган. Тикшерү вакытында колбаса эшләнмәләрен ветеринар белешмәдән башка гына ташу очрагына юлыкканнар. Гаеплегә карата административ протокол төзелгән.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Югары Ослан райнында 15 кг кош итеннән ясалган эшләнмәләр сату вакытында ветеринария кагыйдәләре бозылу очрагын ачыклаган – товарга ветеринария берләшмәсе булмаган. Әле факт буенча гаеплегә карата административ протокол төзелгән.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат районындагы бер балалар бакчасында элек табылган ветеринария кагыйдәләрен бозу очракларын бетерүне ачыклау буенча планнан тыш тикшерү үткәргән. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, кимчелекләр бетерелгән, ветеринария өлкәсендә кагыйдәләр бозылу очрагы табылмаган.

Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Бөгелмә районындагы сөт комбинатында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшергән. Тикшерү барышында табылган кимчелекләрне бетерү өчен вакыт бирелгән.

Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында кизү вакытында ветеринария таләпләре үтәлмәү очрагына юлыккан. Питрәчтән чуваш республикасына илтелүче 6 баш эре мөгезле терлекнең ветеринария белешмәләре булмаган. Әлеге факт буенча гаеплегә карата штраф язылган.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат районындагы бер балалар бакчасында алдан табылган кимчелекләрне бетерүнең үтәлешен тикшергәннәр. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, кимчелекләр бетерелгән, ветеринария кагыйдәләре бозу очрагы табылмаган.

Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Татарстан прокуратурасы таләбе буенча Лениногорск районындагы сөт эшкәртү комбинатында тикшерү үткәрде. Тикшерү нәтиҗәсендә ветеринария кагыйдәләре үтәлмәү очраклары ачыкланган. Гаеплегә карата штраф каралган.

Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Азнакай районындагы бер мәктәптә ветеринария таләпләре үтәлеше буенча тикшерү үткәргән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча ветеринария кагыйдәләре бозу очрагы теркәлмәгән.

Баш ветеринария идарәсенең Саба территориаль бүлеге инпсекторлары, Респбулика ветеринария лабораториясе белгече һәм Казан табигатьне саклау прокуроры ярдәмчесе белән берлектә Балтач районындагы дуңгызчылык комплексында ветерианр-санитар таләпләр үтәлешен тикшерделәр.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International