Ветеринария кагыйдәләрен бозучы җаваплылыкка тартылган

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында кизү вакытында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә 14 берәмлек транспорт чарасын туктатып тикшергән. Шуларның 7 сендә контрольдә булырга тиешле продукция ташылган. Тикшерү вакытында колбаса эшләнмәләрен ветеринар белешмәдән башка гына ташу очрагына юлыкканнар. Гаеплегә карата административ протокол төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International