15 нче март көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Әлки районындагы бер мәктәптә ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү вакытында ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланмаган.
15 нче март көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары Казан – Ульяновск юлында Чуваш республикасына баручы машинада 18,9 тонна катнаш азыкка ветеринария белешмәсе булмавын ачыклаган. Гаепле зат штраф түләргә тиеш була.
15 нче март көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Сарман районындагы көллияттә ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. Табылган кимчелекләрне бетерү өчен вакты бирелде.
15 нче март көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендәге техникумда ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. Табылган кимчелекләрне бетерү өчен вакты бирелде.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула-2” постында 200 кг күләмендә балык һәм диңгез продуктларын ветеринар белешмәсе булмаган килеш ташу очрагына юлыккан. Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгы Приказын үтәмәү факты буенча, гаеплегә карата административ протокол төзелгән.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Казан – Оренбург юлында 25 кг күләмендә ветеринар белешмәсе булмаган килеш балык сату очрагын кисштш. Ветеринария таләпләрен бозып оештырылган сәүдә туктатыла, гаеплегә карата административ җәза каралган.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Яр Чаллы шәһәрендә балык саткан вакытта ветеринария кагыйдәләрен тупас бозу очрагына юлыккан: 30 кг күләмендәге балык ветеринар белешмә булмаган килеш сатылган. Бу факт буенча гаепле кешегә протокол төзелгән.
14 март көнне Арча районында авыл хуҗалыгындагы алдынгы эшчеләрне хөрмәтләделәр. Алар арасында Арча районы ветеринария берләшмәсе хезмәткәре Фаил Гаффаров та бар иде. Районның авыл хуҗалыгы идарәсее җитәкчесе ветеринар белгечнең хезмәтен югары бәяләп грамота һәм акчалата премия белән бүләкләде.
“Малиновка” постында кизү вакытында Казан территориаль бүлеге инспекторлары Марий Эл республикасыннан килүче машинада ветеринар белешмәләре булмаган колбаса эшләнмәләрен тапкан. Әле факт буенча протокол төзелгән.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары, Казан территориаль бүлеге инспекторлары һәм Татарстан прокуратурасы вәкилләре белән берлектә “Салман” дуңгызчылык комплексында тикшерү үткәргәннәр. Тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләре төгәл үтәлмәү очраклары табылган. Хәзер аларны бетерү өчен вакыт бирелгән.