Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат районындагы бер балалар бакчасында элек табылган ветеринария кагыйдәләрен бозу очракларын бетерүне ачыклау буенча планнан тыш тикшерү үткәргән. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, кимчелекләр бетерелгән, ветеринария өлкәсендә кагыйдәләр бозылу очрагы табылмаган.