ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2018 ел
чәршәмбе

Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Мөслим районындагы постта ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган. Тукай районына баручы машинада ветеринар белешмәсе булмаган 2000 кг мөгезле эре терлек тиресе ташыганнар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ветеринария белгечләренә яңа машина ачкычлары тапшырды. Тантанада авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов та катнашты. УАЗ базасына көйләнгән күчә ветеринария пунктлары республиканың ерак авылларында да ветеринария хезмәте күрсәтә алачак.


 

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында эре мөгезле терлек бозауларын саткан вакытта ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагына юылккан. Малларга ветеринария белешмәсе булмаган. Административ хокук бозу буенча протокол төзелгән.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында эре мөгезле терлек бозауларын саткан вакытта ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагына юылккан. Малларга ветеринария белешмәсе булмаган. Административ хокук бозу буенча протокол төзелгән.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат районындагы бер балалар бакчасында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринар белешмәләр булмавы ачыкланган. Нәтиҗәдә, гаепле затка карата административ протокол төзелгән.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат районындагы бер мәктәптә ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринар белешмәләр булмавы ачыкланган. Нәтиҗәдә, гаепле затка карата административ протокол төзелгән.

13 март көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары тиешле булмаган урында сәүдә итүчеләрне ачыклау буенча рейд үткәрә. Рейд вакытында балык һәм сөт сатучыда продукциягә тиешле ветеринария белешмәсе булмавы ачыклана. Гаепле зат штраф түләргә тиеш була.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе Каланинград өлкәсендә дуңгызларда африка чумасы авыруы чыгуы турында хәбәр итә. “Пугачево” аучылык җәмгыятендә табылган кыргый кабан дуңгызын тикшерү нәтиҗәсе АЧС вирусын күрсәтә. Хәзер вирус чыккан урында ветеринария табиблары эшли.

Казан территориаль идарәсе инспекторлары Лаеш районы Столбище авылында ветеринар белешмәсе булмаган килеш сыер ите сату очрагына юлыккан. Бу күренеш ветеринария кагыйдәләрен тупас бозу дип санала. Гаеплегә карата администартив проткол төзелгән, сәүдә итү туктатылган.

Лаеш районы Столбище авылы территориясендә Казан территориаль бүлеге инспекторлары тиешле булмаган урында 50 кг күләмендә балык сату урынын ачыклаганнар. Сәүдә ветеринария таләпләрен тупса бозып алып барылган: балыкка ветеринар белешмә алынмаган. Сәдә туктатылган. Гаеплегә карата штраф каралган.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International