ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендә узган авыл хуҗалыгы ярминкәләре вакытында терлекчелек продукциясенең сыйфатын тикшерә: сату итүчеләр тиешле ветеринария таләпләрен төгәл үтәргә тиеш.

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кибинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов чираттагы гражданнар кабул итүне Яр Чаллы шәһәрендә уздырды. Ул Яр Чаллының ветеринария берләшмәсендә узды. Җитәкче янына үзләрен борчыган сораулары белән Чаллы кешеләре генә түгел, Тукай районыннан да килделәр. Гражданнарны кабул итү эшендә Яр Чаллы шәһәре ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ильдар Нугуманов, Тукай райны ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ленар Хәйбуллиннар да катнашты. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Министрлар Кибинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов атна саен сишәмбе көнне гражданнарны кабул итә.

Бүген Казан башкарма комитетында эшлекле дүшәмбе барышында Казан шәһәре ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Тимур Галеев чыгыш ясады. Шәһәр активы каршында ул узган эшләргә нәтиҗә ясады, киләчәккә планнар белән уртаклашты. 


9
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Әгерҗе шәһәре территориясендә 177,90 кг күләмендә төрле балык сатканда ветеринария кагыйдәләрен тупас бозу очрагын ачыклый – балык продукциясенә тиешле ветеринария белешмәләре булмаган. Ветеринария кагыйдәләрен бозучы штраф түләячәк.

Саба территориаль бүлеге инспекторлары Теләче районы территориясендә ветеринария белешмәсе булмаган килеш елга базлыгы сату очрагын кисәктән. Ветеринария таләпләрен бозып оештырылган сәүдә туктатылган, гаепле зат административ җаваплылыкка тартылган.

2 нче апрельдән – 6 нче апрель көннәрендә Республика ветеринария лабораториясе түбәндәге тикшерүләр үткәргән:

-         Серология бүлеге 1497 тапкыр кан тикшергән;

-         РИД буенча 493 тикшерү лейкоз авыруын ачыклауга үткәрелгән, гемотологиягә 164, ИФА буенча 500 тикшерү;

-         Вирусология бүлеге 501 тапкыр кан тикшергән, 18 тапкыр патологик материал тикшерелгән;

-         Бактериология бүлеге 31 тапкыр паталогик материал тикшергән, 4 терлек мәете, 3 тапкыр сөт тикшерелгән;

-         Биохимия бүлеге 18 тапкыр кан тикшергән, 4 тапкыр терлек азыгы тикшерелгән;

-         ПЦР бүлеге 101 төрле тикшерү үткәргән;

-         Ветеринар-санитар экспертиза бүлегендә 1 тапкыр каймак тикшергән, 1 тапкыр бал, 1 тапкыр эремчек сыйфатын тикшергәннәр;

-         Паразитология бүлегендә 309 тапкыр капрологиягә тикшерү үткәрелгән;

-         Токсикология бүлегендә 4 тапкыр терлек азыгын тикшергәннәр, 1 тапкыр сөт тикшерелгән;

-         Тикшеренүләр үзәгендә 1 төрле сөт продукциясе тикшерелгән.

 

 

 

 

“Саескан тавы” постында кизү вакытында Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре белән берлектә 16 берәмлек автотранспорт чарасын тикшергән. Шуларның 7 се ветеринария инспекторлары контролендә булырга тиешле продукция ташучы булган. Ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшергән вакытта колбаса эшләнмәләренә тиешле белешмәләр булмавы ачыкланган. Гаепле затка карата административ штраф язылган.  

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Югары Ослан районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе белән берлектә гражданнар мөрәҗәгатенә ачыклык кертү максатыннан Никольское авылында биологик калдыкларны утильләштерүдә ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында, ветеринария кагыйдәләре үтәлмәгән өчен гаепле затка административ җәза бирелде.

Апас бүлеге инспекторлары Буа шәһәре территориясендә мөгезле эре терлек бозаулары сатканда ветеринария таләпләрен бозу очракларын фаш иткән: малларга тиешле ветеринар белешмәләр булмаган. Гаепле затлар администартив җаваплылыкка тартыла. 


6
апрель, 2018 ел
җомга

“Малиновка” постында Казан территориаль бүлеге инспекторлары юл хәрәкәте иминлеге инпсекторлары белән берлектә транспорт чараларын тикшергән вакытта ветеринария таләпләрен тупас бозу очрагына юлыкканнар: ит продукциясе  тиешле шартларда ташылмаган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International