Апас территориаль бүлеге инспекторлары Югары Ослан районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе белән берлектә гражданнар мөрәҗәгатенә ачыклык кертү максатыннан Никольское авылында биологик калдыкларны утильләштерүдә ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында, ветеринария кагыйдәләре үтәлмәгән өчен гаепле затка административ җәза бирелде.