Атна саен үткәрелә торган гражданнарны кабул итү Яр Чаллы шәһәрендә үтте

2018 елның 10 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кибинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов чираттагы гражданнар кабул итүне Яр Чаллы шәһәрендә уздырды. Ул Яр Чаллының ветеринария берләшмәсендә узды. Җитәкче янына үзләрен борчыган сораулары белән Чаллы кешеләре генә түгел, Тукай районыннан да килделәр. Гражданнарны кабул итү эшендә Яр Чаллы шәһәре ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ильдар Нугуманов, Тукай райны ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ленар Хәйбуллиннар да катнашты. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Министрлар Кибинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов атна саен сишәмбе көнне гражданнарны кабул итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International