Мәскәү – Уфа юлында Казан территориаль бүлеге инспекторлары 300 кг күләмендә терлекчелек продукциясен тиешле режимны саклаучы җиһазлары булмаган машинада ташу фактын ачыклый. Ветеринария таләпләрен бозучы штраф түләргә тиеш була.
Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында ветеринария таләпләре бозылу очрагын ачыклаган: Чуваш республикасыннан Балтач районына баручы машинада 7 баш атка ветеринария белешмәсе булмаган. Таләпләр бозылу факты буенча гаепле кеше административ җаваплылыкка тартылган.
Казан территориаль бүлеге инспекторлары Арча районыннан чуваш республикасына илтелүче 2 баш мөгезле эре терлеккә ветеринария белешмәсе булмавын ачыклый. Ветеринария кагыйдәсен бозу факты буенча гаепле затка штраф каралган.
“Малиновка” постында Казан территориаль бүлеге инспекторлары Теләчедән Буага баручы машинада 10098 кг күләмендәге сөткә ветеринария белешмәләре булмавын ачыклаган. Гаепле зат штраф түләячәк.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Апас районындагы шәхси эшмәкәрнең сөт эшкәртү предприятиесендә алдан күрсәтелгән кимчелекләрнең бетерелүен тикшерде. Нәтиҗәдән күпренгәнчә, ветеринария кагыйдәләрен бозу ачыкланмаган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Буа районында урнашкан сөт комбинатында кабат тикшерү үткәрде. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, элек табылган кимчелекләр бетерелгән.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Буа районында урнашкан сөт комбинатында кабат тикшерү үткәрде. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, элек табылган кимчелекләр бетерелгән.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары һәм Зәй районы ветеринария берләшмәсе белгечләре катнашында Зәй районындагы сугым цехында элек кертелгән туберкулинга нәтиҗә биргән 4 баш мөгезле эре терлек сеп тикшерелде. Лаборатория тикшеренүләре малларның эчке органнарында туберкулезга хас үзгәрешләр булмавын күрсәтте.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендәге бер мәктәптә ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшергән. Кагыйдә бозу очраклары теркәлмәгән.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Әгерҗе шәһәре территориясендә ветеринар белешмәсе булмаган килеш колбаса эшләнмәләре белән сәүдә итүне туктаткан. Геплегә карата административ җаваплылык каралган.