Апас территориаль бүлеге инспекторлары Казан – Ульяновск юлында Чуваш республикасыннан килүче машинада ветеринария белешмәсе булмаган килеш 6 баш эре мөгезле терлек ташу очрагын ачыклаган. Ветеринария таләпләрен бозучы административ штрафка тартылган.
4 нче июнь көненә Владимир өлкәсендә ике урында йорт дуңгызлары арасында АЧС буенча карантин саклана. Кыргый фаунада исә 12 объектта карантин игълан ителгән. 55 урында бруцеллез авыруы ачыкланган.
28 нче майдан – 1 нче июнь көннәрендә Республика ветеринария лабораториясе түбәндәге тикшерүләр үткәргән:
- Серология бүлеге РИД буенча 368 тапкыр тикшерү лейкоз авыруын ачыклауга үткәрелгән;
- Вирусология бүлеге 659 тапкыр кан тикшергән, 12 тапкыр патологик материал тикшерелгән;
- Бактериология бүлеге 8 тапкыр паталогик материал тикшергән;
- Биохимия бүлеге 30 тапкыр кан тикшергән;
- ПЦР бүлеге 48 төрле анализ тикшергән;
- Ветеринар-санитар экспертиза бүлегендә 10 тапкыр сөт тикшергәннәр, 1 тапкыр бал, 1 тапкыр сыер итен тикшергәннәр;
- Паразитология бүлегендә 29 тапкыр капрологиягә тикшерү үткәрелгән;
- Токсикология бүлегендә 3 патологик материал, 5 тапкыр сөт тикшерелгән, 5 тапкыр терлек азыгы тикшергән;
- Тикшеренүләр үзәге 6 материал тикшергән.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Байсар авылы янындагы постта тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш 5 баш ат ташу очрагына юлыккан. Әлеге күренеш ветеринария турындагы Законны тупас бозу дип санала. Гаепле затлар штрафка тартылды.
Бүген Баш ветеринария идарәсе җитәкчес Алмаз Хисаметдинов Нурлат районы ветеринария берләшмәсе коллективы белән очрашты һәм коллективка яңа җитәкчене тәкъдим итте – Илнур Хәнәфиев 2008 нче елда Казан дәүләт ветеринария академиясен тәмамлаган, ветеринария өлкәсендә 7 ел эшләгән.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында тиешле булмаган урында эре мөгезле терлек бозауларын сату очрагын ачыклаган. Сатылучы бозауларга тиешле ветеринария белешмәсе булмау – ветеринария таләпләрен тупас бозу дип санала. Кагыйдә бозучылар штрафка тартыла.
Баш ветеринария идарәсенең ревизион эшче төркеме Әгерҗе районы ветеринария берләшмәсендә 2017 еллык финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Баш ветеринария идарәсенең ревизоры Илнур Галимҗанов җитәкчелегендә киңәшмә үтте.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Буа шәһәрендә сатылучы 6 баш эре мөгезле терлек бозауларына ветеринария белешмәсе булмавын ачыклый. Ветеринария турындагы законны үтәмәүчеләргә карата административ штраф каралган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылы территориясендә 250 баш каз һәм үрдәк бәбкәләре сатканда ветеринария таләпләрен бозу очрагын ачыклаган. Авыл хуҗалыгы кошларына тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар административ штрафка тартыла.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында 10 баш эре мөгезле терлек бозаулары саткан вакытта ветеринария кагыйдәләре бозылу очрагын ачыклаган – сатылучы малларга ветеринария белешмәсе булмаган. Кагыйдә бозучылар административ җаваплылыкка тартылган.