28 нче майдан – 1 нче июнь көннәрендә Республика ветеринария лабораториясе түбәндәге тикшерүләр үткәргән:
- Серология бүлеге РИД буенча 368 тапкыр тикшерү лейкоз авыруын ачыклауга үткәрелгән;
- Вирусология бүлеге 659 тапкыр кан тикшергән, 12 тапкыр патологик материал тикшерелгән;
- Бактериология бүлеге 8 тапкыр паталогик материал тикшергән;
- Биохимия бүлеге 30 тапкыр кан тикшергән;
- ПЦР бүлеге 48 төрле анализ тикшергән;
- Ветеринар-санитар экспертиза бүлегендә 10 тапкыр сөт тикшергәннәр, 1 тапкыр бал, 1 тапкыр сыер итен тикшергәннәр;
- Паразитология бүлегендә 29 тапкыр капрологиягә тикшерү үткәрелгән;
- Токсикология бүлегендә 3 патологик материал, 5 тапкыр сөт тикшерелгән, 5 тапкыр терлек азыгы тикшергән;
- Тикшеренүләр үзәге 6 материал тикшергән.