Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Байсар авылы янындагы постта тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш 5 баш ат ташу очрагына юлыккан. Әлеге күренеш ветеринария турындагы Законны тупас бозу дип санала. Гаепле затлар штрафка тартылды.