Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында тиешле булмаган урында эре мөгезле терлек бозауларын сату очрагын ачыклаган. Сатылучы бозауларга тиешле ветеринария белешмәсе булмау – ветеринария таләпләрен тупас бозу дип санала. Кагыйдә бозучылар штрафка тартыла.