ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

“Иң файдалысы май үләне саналса да, иске календарь буенча май ае 14 июньгә кадәр дәвам итә”, - диде Алмаз Хисаметдинов.

 (Буа, 7 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Яшь бозауларга витамин һәм минераллар комплексы буларак бирелүче кычыткан, себерке һәм ылысны җыю өчен әле вакыт бар. Бу хакта “Татар-информ”га ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов әйтте.

Ул бүген республиканың 43 районыннан җыелган мал табиблары һәм ветеринария лабораториясе белгечләре белән Буада күчмә семинар үткәрде.

“Вакытны әрәм итмәскә, кышын бирелә торган табигый витаминнарны җыеп калырга кирәк. Дөрес, безгә иң кадерлесе, файдалысы – май үләне. Әмма май ул иске календарь буенча 14 июньгә кадәр дәвам итә. Шуңа күрә, мөмкинлек табып, районнарда бу эшне оештырырга кирәк. Хәзер күп хуҗалыклар инде мондый үләннәр җыймый. Югары технологияләр белән эш итүче комплексларда, өстәмә азык буларак, төрле витаминнар җыелмасы куллана. Әмма иске тәртип белән эшли торган фермаларда кычыткан, миллек, ылыс кебек табигый витаминнар – алыштыргысыз. Аның файдасы бик зур. Өстәмә азык бирелмәгән фермаларда, табигый витаминнар кулланылырга тиеш”, - диде республиканың баш ветеринары. 

Система авыру сыер сөтен тамга сугып, кызыл белән язып чыгара.

 (Буа, 7 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Лейкоз авыруына дучар булган сыерның сөтен сату өчен электрон озату документы тутырганда кыенлыклар туа. Бу хакта “Татар-информ”га ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов әйтте.

“Меркурий” системасында авыру сыерның сөте тамгалы була, кызыл белән янып тора. Бу – сөтне урнаштыруда берникадәр кыенлыклар тудыра. Шуңа күрә авыру терлекләрне киметү юнәлешендә эшләргә кирәк”, - диде баш ветеринар.

Алмаз Хисаметдинов сүзләренчә, 1 июльдән гамәлгә керүче электрон товар озату документының лейкозлы сыерлардан арынуда да файдасы көтелә.

“Меркурий” системасы лейкозлы сыерлардан арыну өчен эшләячәк, әлбәттә, аның файдасы да булачак. Әмма 1 июльдән электрон товар озату документы гамәлгә керү белән, барлык лейкозлы сыерны тиз генә сатып бетереп булмаячак. Әлбәттә, аларны аерырга, араларга кирәк. Лейкозлы сыер сөтен аерып сатарга тиеш булабыз. Таләпләре арта. Әмма 1 июльдән барлык авыру сыерны иткә тапшырып, проблемадан котылабыз дигән сүз түгел бу”, – диде Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе.

 


6
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Спасс районы Болгар шәһәрендәге балалар бакчасында планлы тикшерү уздырды. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсенә кагылышлы кимчелекләр табылган. Җаваплы затларга карата административ штраф салынды.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат районындагы балалар бакчасында алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, ветеринария өлкәсендәге кимчелекләр бетерелгән.

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары “Таврия-1” постында колбаса эшләнмәләрен тиешле температураны саклый торган җиһазларсыз машинада ташу очрагын ачыклаган. Әлеге күренеш Таможня Слоюзының Техник Регламентын бозу дип санала. Гаепле зат штраф түләргә тиеш була.

 


5
июнь, 2018 ел
сишәмбе

Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында Татрстанга маллар ташыганнан соң тиешенчә дезинфекцияләнмәгән машиналар керү фактын кисәтә. Ветеринария таләпләрен бозучы административ җаваплылыкка тартыла.   

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторы Казан нурлат юлында юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре белән берлектә кизү вакытында ике тапкыр ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагына тап булган. Беренче очракта сөт тиешенчә ябылмаган цистернада ташылган. Икенче очракта ташылучы сөткә ветеринария белешмәсе булмавы ачыкланган. Ике очракта да гаепле затлар штрафка тартыла.

Казан территориаль бүлеге инспекторлары Мәскәү – Уфа юлында ике тапкыр  Чуваш республикасына эре мөгезле терлек ташу вакытында ветеринария таләпләрен бозу очрагын ачыклаган. Гаепле затларга карата штраф язылган.

 

Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында тиешле таләпләргә туры килми торган машинада терлекчелек продукциясен ташу очрагын ачыклаган. Гаепле зат административ штрафка тартыла.

 

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Яр Чаллы – Водозабор юлында 9 кг киптерелгән балык, 11 кг дуңгыз маен тиешле таләпләргә туры килми торган машинада ташу очрагын ачыклаган. Ветеринария кагыйөдәләрен бозучы штраф түләргә тиеш була.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International